Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 декабрь 2020, 13:36

“Ел кешесе” дәрәҗәсенә кем лаек?

Күркәм йола буенча Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район хакимиятендә “Туймазы районы муниципалитет - районының ел кешесе” дәрәҗәсенә лаек булучыларның исемнәре аталды.

Быел бу Туймазы үзәк районы хастаханәсе табиблары: кардиолог Валерия Равил кызы Вәлиева, анестезиолог-реаниматологлар Гөлнара Ягафәр кызы Камалова һәм Дамир Фәнүр улы Насыйбуллин, табиб-нейрохирург, инфекция ковид-госпитале мөдире Убайдулла Алишер улы Кәримов. Бу дәрәҗә аларга “Һөнәр бурычына тугрылыгы һәм яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында фидакарь хезмәте өчен” төзәтмәсе белән бирелде.
Читайте нас: