Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 декабрь 2020, 12:55

“Корона” белән авырганчы, прививка ясату хәерлерәк

Туймазыда коронавируска каршы вакцина ясату башланды

Туймазы район хас-таханәсенә коронавирус-ка каршы “Гам-КОВИД-Вак” вакцинасының беренче партиясе кайтты. Аның икенче төрле атамасы – “Спутник V”. Вакцинаның 100 микъдаре табибларны, шәфкать туташларын, мәгариф тармагы һәм җәмәгать хезмәтләре эшчәннәрен вакциналау өчен тәгаенләнгән. Бу аларның ишле халык белән аралашуына бәйле. Димәк, я үзләре коронавирус белән авырырга, яки аны таратучы булырга мөмкин.
“ТХ” хәбәрчеләре вакциналау башлануны күзәткән прививка үзәкләренең берсе Ленин урамындагы дәваханәдә урнашкан. Ишектән керүгә, гомумән башка оешмаларга да хас булганча, температура үлчиләр, битлек һәм перчаткаларны тикшерәләр.
Прививка бүлмәсе каршында өелешкән халыкны күрмәдек. Башта гадәти медицина тикшерүе узасың: пациентта йогышлы авыру яки озайлы авыруларның кискенләшү билгеләре булырга тиеш түгел. Арытабан һәркем вакциналауга ризалык тутыра.
Бер ампулада биш микъдар – биш кешегә, димәк. Ампулаларны – 18 градуста алып кайталар. Туңдырылган сыек вакцинаны кулланыр алдыннан прививка кабинетында ук эретәләр, прививкадан соң пациент ярты сәгатьләп табиблар карамагында кала. Вакцина кадау берничә секунд вакытны ала.
Шәфкать туташы уколны кулбашка ясый, аннары кабат килү көнен сайлыйсың: препаратның икенче компонентын 21 көннән соң кадатырга кирәк.
2нче дәваханәнең ФГС-кабинеты шәфкать туташы Эльвира Гаскәрова вакциналауга уңай карашта – һөнәре мәҗбүр итә. COVID-19дан прививка ясатырга беренче булып килгән.
— Быел авыруны авыр кичергән кешеләрне күп күрдем һәм үземне шушы михнәттән арындырырга булдым, – ди ул. – Туганнарым, танышларым авырды. Алар бик озак терелде, күпләре өзлекте, йөрәк-кан тамырларына тәэсир итте.
Өстәвенә, безнең кабинетка операция алдыннан ашказанын тикшертергә килгән пациентлар өчен хәвеф чыганагы буласы килми. Аларга ковид белән авырырга ярамый, югыйсә операция билгесез вакытка чигереләчәк.
Хирургия кабинеты шәфкать туташы Зилә Гаделшина “корона”дан прививка ясатуга ризалык биргәндә, шул ук төшенчәләрдән чыгып эш иткән.
— Пациентларыбыз арасында гаять авырлары да бар. Коронавирус йоктыру аларның хәлен тагын да катлауландырачак, – дип аңлатты ул үзенең беренчеләр исәбендә прививка ясату карарын. – Дәваханәдә авырулар үзләрен якланган итеп тоярга тиеш.
Читайте нас: