Туймазы хәбәрләре
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 декабрь 2020, 15:19

30 ел медицина сагында

Туймазыдан шәфкать туташы Анна Курочкина республиканың “Педиатрия участогының алдынгы участок шәфкать туташы” бәйгесендә җиңүгә иреште.

Туймазыдан шәфкать туташы Анна Курочкина республиканың “Педиатрия участогының алдынгы участок шәфкать туташы” бәйгесендә җиңүгә иреште. Анда бу дәрәҗәле исемгә кимендә 900 катнашучы дәгъва итте.
Бәйгечеләрдән белемен күрсәтү өстенә, гамәли күнекмәләр дә таләп ителде – медицина гамәлләре башкару өчен кулларны йогышсызландыру-эшкәртүдән башлап, баланы ИВЛда реанимацияләүгә кадәр. Сәламәтлек саклау системасында 30 ел эшләү дәверендә Анна Викторовна боларның барысын да күзен йомган килеш тә башкарырга өйрәнгән.
Табиб-педиатр Зөлфия Мөхәмәдиева Анна Викторовна белән иңгә-иң 13 ел эшли икән.
— Яңа гына эшкә килгән яшь хезмәттәшләремә һәрчак белемле шәфкать туташы эшләгән педиатрия участогын сайлагыз дип киңәш итәм. Мин байтак еллар элек үзем дә нәкъ шулай эшләдем һәм бу хакта һич үкенмим. Анна Викторовна намуслы, фидакарь, авыруларга һәм аларның ата-аналарына карата миһербанлы. Бер тапкыр да аның нәни авыруларның ата-аналарын борып җибәрүен күргәнем булмады.
Балалар дәваханәсе шәфкать туташы – педиатрның төп ярдәмчесе ул. Бу эшнең асылын белмәгән кешегә аның эше җиңелдер кебек тоела, янәсе, педиатр эргәсендә берничә сәгать утыра да, нәни авыруларның фатирларына барып кайта, шуның белән эше бетә. Чынбарлыкта исә шәфкать туташының бурычлар даирәсе дәваханәдә һәм өйдә дәвалау эшен оештыру, яңа туган һәм бер яше тулмаган сабыйларның хәлен белү, өч яшькәчә балаларның дөрес туклануын тәэмин итүдән гыйбарәт.
Моннан тыш, көн саен тутырылырга тиеш күп-санлы документлар бар. Пациентларның карталары элеккечә кулдан тутырыла. Тар белгечләргә, анализлар тапшыруга юлламалар бирүгә кагылышлы бихисап күп мәгълүматны, тикшеренү нәтиҗәләрен һәм башкаларны даими рәвештә “ПроМед” төбәк мәгълүмат-аналитика медицина системасына кертү зарур.
Элек иске дәваханә бинасында иске җиһазларда эшләгәндә эшне борынгы компьютерлар тоткарлаган. Хәзер дәваханәдәге балалар табиблары карамагындагы барлык оештыру техникасы яңа. Димәк, бу җәһәттән медикларның эше җиңеләйгән. Әмма балалар сәламәтлеге өчен җаваплылык элеккечә кала.
Читайте нас: