Туймазы хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 декабрь 2020, 12:34

Таң атканчы шуарга була!

Чаңгы трассасында өстәмә яктырткычлар җиһазланды

Туймазы читендә урнашкан чаңгы базасы төгәл 20 ел элек барлыкка килгән. Башта урман полосасы буеннан узышырга яраткан кешеләргә өс-башын алыштыру өчен тәгаенләнгән кечкенә бинадан торган ул. Тора-бара база чаңгыларны файдалануга бирүче, Савыктыру-мәгариф сәяхәтләре үзәге һәм 1нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре өчен секция дәресләре үткәрелгән тулы канлы үзәккә әверелә. Трасса да камилләшә. Шушы көннәрдә, туймазылыларны сөендереп, биредә сыйфатлы яктырткычлар пәйда булган.
Быел Туймазы чаңгычылары Иван Ануфриев белән Илсур Әхмәтов Башкортстан җыелма командасына эләккән. Димәк, яшь спортчылар өчен сыйфатлы трасса булу бик вакытлы. Хәер, яшьләргә генә түгел: чаңгы ярышлары – спортның төрле яшь вәкилләре дә шөгыльләнгән төре ул. Секциягә балаларны җиде яшьтән кабул итәләр. Ә иң югары яшь чиген 1нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рим Әхмәтов “аяклар йөргәнче” дип билгеләде.
Бу көннәрдә салкыннар хакимлек итә. Шуңа күрә бала-чаганы чаңгы юлына чыгармаганнар – алар залда күнегә. Ә скандивлар атламына мөкиббәннәрне исә суык белән генә куркытам димә – алар карга төренгән чыршы һәм наратлар арасын чарлавын дәвам итә. Иртән иртүк чаңгы юлында пенсиядәге Тамара Сергунованы очраттык. Ул берничә ел рәттән кышын да, җәен дә биредә көн саен җидешәр километр уза.
— Чистартылган чаңгы юлыннан йөрү бик уңайлы. Хәзер, җитмәсә, ул яктыртылачак та. Сөенә-сөенә йөриячәкбез, – ди Сергунова.
Озакламый чаңгы базасына якын-тирә мәктәпләрдә белем алган бала-чага агыла башлаячак. Өлкәннәр исә чаңгы базасына гадәттәгечә ял көннәрендә ябырылачак. Күнегүләрдән кала, биредә ярышлар уза, ГТО тапшырыла. Яңа ел ялларында аеруча кеше күп. Чөнки туймазылылар сәламәт тормыш рәвеше тарафдары, мул табын артында утыруга караганда, гаиләләп спорт белән шөгыльләнүне өстен күрә. Шөкер, хәзер юллар яктыртылу сәбәпле, шәһәр халкы да, кунаклар да өч километрлы трасса буйлап тәүлек әйләнәсенә җилдерә ала.
Яктырткычларны монтажлау шактый мәшәкатьле һәм чыгымлы булган. Беренчедән, мондагы урманнарның бер өлеше Дәүләт урман фондына карый, икенче өлеше – Төмәнәк урманчылыгына. Димәк, шәһәр читендәге теләсә кайсы эшчәнлек бер кочак документ рәсмиләштерүгә бәйле. Икенчедән, бу эш байтак акча таләп итә. Ике ел элек агачлыкта сыйфатлы чаңгы юлы салынган һәм 700 метр өлешендә яктырткычлар җиһазланган. Хәзер тагын 1,5 километр арада урам яктырткычлары урнаштырылган. Бу эшләрне башлап йөрүче – Туймазы педагогия колледжы укытучысы Фёдор Лубышев. Аның тәкъдимен Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе хакимияте, “Туймазы шәһәр электр челтәрләре”, “Стройхолдинг”, “Туймазытехуглерод” җәмгыятьләре, шәхси эшкуар Илһам Саниев һәм башкалар хуплаган. Быел биредә 68 багана урнаштырылган, СИП-кабель сузылган, ут-диодлы яктырткычлар, электр энергиясе исәбен алу җиһазлары, вакыт релесы көйләнгән. Чаңгы трассасында сарыф ителгән электр энергиясе чыгымнарын шәһәр биләмәсе үз өстенә ала.
Киләсе елларда чаңгы трассасының калган 600 метр өлешен яктырту күздә тотыла.
Читайте нас: