Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 декабрь 2020, 14:08

Грипптан прививка ясатырга соң түгел әле

Республикада йогышлы кискен тын юллары авыруларының сезонга ярашлы артуы күзәтелә

Республикада йогышлы кискен тын юллары авыруларының сезонга ярашлы артуы күзәтелә, грипп белән авыру очрагы әле теркәлмәгән. Бүген Башкортстан халкының 36,5 проценты гриппка каршы прививкаланган.Туймазы районында бу сан чак кына түбәнрәк – халыкның 34,4 проценты. Шул исәптән прививка ясатучылар исәбендә – шәһәр һәм районның өлкән яшьтәге 33 меңнән артык кешесе. Вакциналауны прививка бригадасы башкара, алар эш бирүче гаризасы буенча предприятиеләргә чыга.“Роспотребнадзор” Идарәсе хәбәр итүенчә, әлеге грипп вакцинасы вирус штаммының бу эпидемиология чорында киң таралган төрләреннән саклаячак.
Фото: газета-пригород.рф
Читайте нас: