Башта кибетләрне урап чыктык һәм сәүдә предприятиеләренең бар хезмәткәрләренең дә шәхси саклану чаралары куллануына инандык, тик кайберләре авызларын гына каплый, димәк, битлекне дөрес кими. Челтәр кибетләренең берсендә хезмәткәрләр бер тапкыр кулланылучы битлекләрне сменага берничә тапкыр алыштыруларын, күп тапкыр кулланганнарын көнкүреш бүлмәсендә даими үтүкләп торуларын сөйләде.
Ишек төбендә өлкән яшьтәге апа белән очраштым. Ашыга иде ул, әмма ишек катында кулларын антисептик белән эшкәртте, аннары гына эчкә узды.
— Без, картларга, урамга 11-13 сәгатьләрдә генә чыгарга ярый, соңгарак калдым, – диде ул. – Сөт, икмәк алдым, өйгә ашыгам. Ирем белән бөтен тәкъдимнәрне үтибез, чөнки яшисебез килә әле.
Өлкән яшьтәге сатып алучыдан соң кассага яшь кеше килде, әмма битлексез булганга аны хезмәтләндерүдән баш тарттылар. Үзенең битлеге юк иде, кассир тәкъдим иткән битлекне киюдән баш тартты, кассир белән әрләште дә, товарын кассада калдырып, чыгып китте.
«Улыбка радуги» кибетендә дә саклык чаралары булмаган сатып алучыларга якты йөз күрсәтмәделәр.
— Аларны хезмәтлән-дерсәм, миңа штраф салачаклар, – диде сатучы. – Безне тикшерергә килгән төрле оешма вәкилләре дә, видеокамера аша җитәкчеләр дә күзәтә.
Җәмәгать транспортында битлек режимы үтәлүне тикшерү өчен автовокзалга киттек.
Шәһәрара һәм шәһәр яны маршрутлары тукталышында пассажирлар тора – «Башавтотранспорт» предприятиесенең Туймазы филиалы хезмәткәрләре автобус салонындагы култыксаларны дезинфекция чаралары белән эшкәрткән арада алар урамда көтте. Санитария эшкәртүеннән соң халык салонда урын алды. Битлекне кесәгә яшереп, автобуска керергә маташтык, әмма безне шофёр туктатты. Килеп җиткән контролёр да аяусыз иде.
— Безгә штраф салганнарын телисезме? – диде ул. – Якындагы даруханәдән битлек алыгыз, бернинди дәгъвабыз да булмас.
Әмма бу көнне автобусларның берсенә утыра алдык – шәһәр маршруты иде ул. Закон бозу түгелме бу дигән сорауга исе китмәгән шофёр автобуска шәхси саклык чаралары куллану зарурлыгы турында кисәткән листовкалар ябыштырылуын белдерде. Пассажир моңа колак салмый икән, ул җавап тотачак һәм штраф түләячәк, янәсе.
Монда шофёр ялгыша, әгәр “Роспотребнадзор” транспортта битлек режимыннан тайпылучыларны ачыкласа, ул пассажирлар ташучыга карата җәза кулланырга хаклы. Хәтта маршрутта эшләүне тыюлары да ихтимал.
Бу көнне байтак оешмаларны йөреп чыктык һәм шундый нәтиҗә ясадык: туймазылыларның күбесе шәхси саклану чараларын җәмәгать урыннарында да, урамга һава суларга чыкканда да кия. Әмма ара саклау җәһәтеннән мәшәкать җитәрлек. Идәнгә билгеләр сугылуга карамастан, барлык чиратларда, хәтта коронавируска шик төшкән авырулар кабул ителгән дәваханә кабинетлары алдында да кешеләр бер-берсенә бик якын тора. Хәвефсез арага китүләрен үтенеп, шелтә белдерүдән файда юк. Кешеләр метр ярым ара калса, чиратсыз керүчеләр табылыр дип курка, күрәсең.
Бүген безнең сәламәтлек билгеләнгән кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәвебезгә бәйле. Әйдәгез алардан тайпылмыйк.