Республика Башлыгы күрсәтмәсе буенча хәзер табибларны авырулар янына дәүләт хакимиятенең хезмәт машиналары илтә. Туймазы район хакимияте автопаркыннан бу максатта алты машина бүленгән.
Машиналар шәһәрнең 1, 2нче, балалар дәва-ханәләрен, Кандра, Серафимовка, Собханкул район хастаханәләрен хезмәтләндерәчәк.
Дәваханәләрнең диспетчер телефоннары бер минутка да тынмый. Пандемия чорында эшне шушы вакытка бәйле салкын тию авырулары катлауландыра. Табибларны өйгә чакырту очраклары көненә 200гәчә җитте, – дип хәбәр иттеләр үзәк район хастаханәсендә.