Республикада бирелгән 42 сертификатның икесе Туймазы районы кешеләренә – Туймазы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә тәгаенләнгән. Шуларның берсе – Кандра хастаханәсе карамагындагы ашыгыч ярдәм фельдшеры Разалия Низамиева.
Кандра авылы һәм аның яныннан узган федерация әһәмиятендәге трассадан кала, ул хезмәттәшләре белән берлектә районның тагын 18 торак үзәген хезмәтләндерә. Тәүлек дәвамында, кагыйдә буларак, медиклар 16-20шәр чакыруга чыга.
Коронавирус инфекциясе таралган чорда алар шулай ук “алгы” сызыкта кала. Мондый киеренке эш шартларында, сак-
лану чараларына карамастан, Низамиеваның ковид йоктыруы һич гаҗәп түгел.
— Июльдә авырдым мин. Инфекция бик авыр кичерелә, әмма хезмәттәшләремнең һәм җитәкчебез Нурфаяз Асылгәрәевның ярдәме булмаса, икеләтә авыр булыр иде, – дип уртаклашты Разалия Фәез кызы. – Аларга һәм санаторийда дәвалану ише шундый ярдәм чаралары тәкъдим иткән республика җитәкчеләренә зур рәхмәт.
Низамиева "ашыгыч ярдәм"дә фельдшер булып чирек гасыр эшли инде. Байтак бәла-казага тарыган кешеләрне, авыручыларны, фаҗигаләрне күрергә туры килгән аңа. Әмма бу кичерешләр яраткан эшеннән гайрәтен чигермәгән. Беренче чакыруына чыккандагы кебек, ул әле дә авыру өчен борчыла: нәрсә булган аңа, ярдәм итә алырмы?
— Соңгы елларда ашыгыч ярдәм күрсәтү чаралары арту сөендерә, – ди фельдшер. – Безнең эштә төп ярдәмче – барлык заман таләпләренә ярашлы җиһазланган реанимобиль. Әмма шулай да якташларымнан сәламәтлек мәсьәләсендә сак булуларын үтенәм. Калтырану, температура күтәрелү, ис тоймау ише билгеләр сизелү белән шундук табибка барыгыз! Сәламәт кешеләр бер минутка да хәвефсезлек чараларын истән чыгармасын: битлек, перчатка киегез, антисептиклар кулланыгыз, шәхси гигиена таләпләрен үтәгез, халык күп җыелган урыннардан тайпылыгыз. Бу ковид йоктыру ихтималын бермә-бер киметәчәк.