Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Сәламәтлек
25 Сентября 2020, 12:45

«Яшерен үтерүче»не якын җибәрмәгез

Даими һәм дөрес дәвалаган очракта гипертонияне көйләргә мөмкин

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча галәмдә яшәгән һәр дүртенче кешедә югары кан басымы күзәтелә. Бәлки, сезнең якыннар арасында да гипертониклар бар, әмма алар бу хакта белмидер. Яисә белеп тә, чарасын күрми. Гипертония башлангыч чорда билгеләре булмау белән хәвефле. Аннары нәтиҗәләре аянычлы булырга мөмкин. Нәкъ шуның өчен аны “яшерен үтерүче” дип атыйлар.
Югары кан басымына кем дучар булырга мөмкин? Өлкән яшьтәге (хәер, хәзер 25 яшьтән соң ук кан басымы күтәрелгәннәр бар); артык авырлыктан җәфаланган һәм симерүгә дучар; нәселдәнлек (әтиегез яисә әниегезнең берсе булса да югары кан басымыннан иза чиксә, сезнең авыру ихтималы икеләтә арта); артык тозлы ризык яраткан (аш тозын тәүлегенә кимендә 5 грамм гына кулланырга); алкоголь күп кулланган; аз хәрәкәтләнгән кешеләр.
Гадәттә кан басымы (АД) күтәрелгәндә баш авырта. Авырту арт чүмечтә чагыла, кайчак күз алмаларына төшә. Күңел болгана, баш әйләнә, йөрәк кага, юктан да кәеф төшә, хәлсезлек күзәтелә. Бу билгеләр организмның тәртиптә түгеллегенә ишарә итә. Ял иткәч, кеше беразга бу билгеләрне сизми башлый, аларны гади арыганлык дип уйлый, еллар дәвамында табибка күренми. Бераздан авыру көчәя. Баш авырту, әйләнү, кәеф төшү даимигә әверелә. Хәтер начараерга, аяк-куллар сызларга мөмкин.
Гипертония кешеләрне эшкә сәләтле яшьтә зарарлый, озак һәм авыр үтә, авыр өзлегүләргә (миокард инфаркты, башка кан саву, йөрәк һәм бөерләр өянәге) китерә. Теләсә нинди дәвамлы авыру кебек, гипертонияне даими һәм дөрес дәвалаганда гына көйләргә мөмкин, ул шулай ук авырудан тормыш рәвешен үзгәртүне таләп итә.
Кан басымы һәм йөрәк тибешен механика һәм автоматлаштырылган тонометрлар ярдәмендә күздә тоталар. «Автоматлар» бераз ялгышырга мөмкин, шуңа күрә 5 минут саен өч тапкыр үлчәгәч күренгән уртача кан басымы дөрес дип исәпләнә. Күрсәткечләрне махсус көндәлеккә яза барыгыз. Аны интернеттан күчереп ала яисә үзегез ясый аласыз. Сезнең нәтиҗәләр табибка дөрес дәва билгеләргә ярдәм итәчәк. Көндәлектә иртән һәм кичтән үлчәнгән кан басымын һәм пульсны, көнен билгеләгез. Табибка баргач, шушы язмаларны күрсәтегез.
Әле югары кан басымын күздә тоту өчен даруларның биш төп төркеме кулланыла. Алар һәр кешегә аерым сайлана! Барыгызга да туры килгән төймә юк. Гадәттә дәвалауны бер дарудан башлыйлар, ике атна кан басымын һәм пульсны күздә тоталар. Дару нәтиҗәле булмаса яисә бөтенләй туры килмәсә, икенче дару билгелиләр. Дәвалана башлау белән кан басымы күрсәткечләре яхшырса да, дару эчүне туктатмагыз. Аларны кабул итәргә кирәк, югыйсә, күрсәткечләр янә сикерә башлаячак. Терапевт яисә кардиолог күзәтүе астында даруларны көн саен (даими) кабул итү генә уңышлы дәвалануга китерә.
Читайте нас