Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Сәламәтлек
18 Сентября 2020, 10:25

Авыруны вакытында ачыкларга

Районда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” чарасы уза

"Сәламәт республика – сәламәт төбәк" чарасы кысаларында Туймазы үзәк район хастаханәсе табиблары төбәк халкына медицина тикшерүе үткәрү өчен авылларга чыга. Атап әйткәндә, шушы көннәрдә Кандра авылы дәваханәсендә кандралыларны һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрне кабул иткәннәр. Тикшеренүгә диспансер исәбендә торган, шулай ук кан әйләнеше, яман шеш, башка дәвамлы авырулар нәтиҗәсендә хәвеф төркеменә кергән кешеләр җәлеп ителгән. Шулай ук өлкән буын вәкилләре игътибар үзәгендә булган.
Табибларның эшендә БР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан сатып алынган “Сәламәтлек” күчмә диагностика комплексы, күчмә маммограф һәм флюорограф кулланылган. Авыл халкын терапевт, кардиолог, невропатолог, офтальмолог, хирург-проктолог, акушер-гинеколог, эндокринолог, ультратавыш диагностикасы табибы кабул иткән. Санитария-эпидемиология таләпләре үтәлешен Туймазы медицина колледжы ирекле ярдәмчеләре күздә тоткан.
– Мине башта терапевт карады. Калкансыман биздә тайпылышлар булуга шиге тугач, ул мине эндокринологка җибәрде, – дип сөйли Үрмәкәй авылыннан килгән ханым. – Бик уңайлы – безне оештырып, тикшеренүгә алып килделәр, Кандра дәваханәсендә булмаган белгечләргә күренә алдык.
– Үзегезне чак кына начар хис итсәгез дә, шундук табибка мөрәҗәгать итегез. Беренче күренүдә медицина хезмәткәре төрле тикшеренү һәм анализларга юллама бирәчәк, бу диаг-нозга төгәллек кертергә ярдәм итәчәк, – диде хирург-проктолог Зифа Баянова. – Тиз ару, бер сәбәпсез ябыгу да хәвефле авыруга ишарә итәргә мөмкин. Мәсәлән, Кандрада без берничә авыруда шеш таптык һәм аларны онкологка җибәрдек.
Кандрада эшен төгәлләп, табиблар Собханкулга юл тотты. Пәнҗешәмбе һәм җомга көнне Серафимовка халкы медицина тикшерүе узды. Туймазылылар исә тикшеренү һәм диспансерлаштыруны яшәү урыны буенча дәваханәләрдә үтә алачак.
– Халыкны кабул итү барышында санитария-эпидемиология таләпләре күздә тотыла, авырулар агымнарга бүленә, – дип хәбәр итте Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин. – Кешеләр профосмотр һәм диспансерлаштыруны дәваханә регистратурасына кермичә үтәчәк. Чиратлар хасил булган урыннарга җәмәгать арасы тәэмин итү өчен 1,5 метр саен билгеләр сугылган.
Читайте нас