Коронавируслы авырулар өчен тәгаенләнгән госпитальдә, пациентларны дәвалауда белемен һәм көчен кызганмыйча, Туймазыдан да байтак медицина хезмәткәре эшләде. Алар арасында аеруча тырышканнары бар. Фидакарь эшчәнлеге өчен Туймазы үзәк район хастаханәсе врач-реаниматологы Дамир Насыйбуллин, Собханкул хастаханәсенең операция шәфкать туташы Светлана Овчинникова, үзәк район хастаханәсе реанимация бүлеге шәфкать туташы-анестезисты Юлия Садыйкова күптән түгел «РФ сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнде.
Үзебез турында уйларга вакыт юк
Юлия Садыйкова унбиш еллап Туймазы үзәк район хастаханәсе реанимациясендә шәфкать туташы булып эшли. Ул чыгышы белән Архангель районыннан: Белорет медицина училищесында белем алып, алты ел шул якларда эшли. Туймазыга ире белән күчеп килә.
Табиб-реаниматолог Дамир Насыйбуллинның биографиясе белән “Туймазы хәбәрләре”н укучылар үткән елгы һәм быелгы байтак мәкаләләр буенча таныш. Гәзит редакциясе карары буенча “Ел кешесе” дәрәҗәсенә дә лаек булды ул. Гомерләрен саклап калган авырулары да аны рәхмәтләр укып искә ала, әлбәттә. Аның белән бергә коронавируслы авырулар госпиталендә иңгә-иң эшләгән хезмәттәшләре исә аның сабырлыгы, фидакарьлеге һәм осталыгына соклануын яшермичә, бары тик ихтирам белән генә телгә ала.
– Ковид госпиталендә аеруча рухи яклап авыр, – ди Дамир Насыйбуллин. – Киеренке очракларда реанимациядә мин һәрчак хис-тойгылардан арынырга тырыштым. Авыруларга да күнегергә өлгерәлмәдем: алар бит бездә 2-3 көн, аларның хәлен тотрыкландырганчы гына ята иде. Аннары башка табиблар карамагына тапшырдык. Ковид госпиталендә исә син авыруны ике атналык вахта дәвамында күздән яздырмыйсың. Минут саен дулкынланып, аның хәлен күзәтәсең: яхшырганмы, юкмы?
Насыйбуллинның сүзләренә караганда, мондый шартларда физик арыганлык артка чигенә – рухи киеренкелек көчле. Шуңа карамастан, Дамир Фәнүр улы госпитальдә өч вахта кизү торган. Хәзер ул реанимация бүлекчәсендәге эшенә кайткан, чөнки явыз вирустан кала кешеләр белән башка бәхетсезлекләр дә була: инсультлар, инфарктлар, юл-транспорт казалары.
Бүләкләнгән табибларның барысы да коронавирусның үзенә күрә кешелеклелеккә һәм кеше хәленә керә белүгә сынау булуын раслый. Шулар белән бергә ул Туймазы табибларының, командага берләшеп, бер-берсенә ярдәм итүен дә күрсәтте.
– Эш барышында туган мәшәкать-кыенлыклар белән безне бер генә минутка да ялгыз калдыручы булмады, – ди алар. – Без баш табиб һәм аның урынбасарларының рациясе даими кабынганлыгын белә идек. Башка бүлекчәләрдәге хезмәттәшләр дә ярдәмгә килергә әзер торды. Әгәр гадәттән тыш вакыйга туса, барлык алмаш һәм медикаментоз чыганаклар кичекмәстән эшкә җәлеп ителде. Бу исә гаять мөһим.