Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Сәламәтлек
10 Августа 2020, 13:24

Ялкаулыкка юк урын — күнегәбез көн саен

Мартта без “Исток” халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге оештырган “Минем чәмле дөньям” проекты Президент грантына ия булу турында язган идек.

Үзәк директоры һәм проект җитәкчесе Зимфира Галиева сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясе башлангач, хезмәткәрләр хафага кала – пенсионерларның түләүсез нигездә фитнес белән шөгыльләнүен һәм басссейнга йөрүен күздә тоткан эшне тормышка ашырып булырмы?

Көяләнүләре юкка була – күптән түгел Туймазыда “Чәмле озын гомер” клубы ачылган, анда 65 яшькәчә теләге булган һәркем сулыш гимнастикасы өлешләреннән гыйбарәт фитнес белән шөгыльләнә ала. Грант акчасына спорт җиһазлары, келәмнәр, клуб исеме язылган футболкалар сатып алынган.
Беренче төркем 4 июльдән күнегә башлаган. Тренерлары Светлана Галимова җитәкчелегендә алар атнага ике тапкыр “ХL” бинасында һәм атнага өч тапкыр саф һавада педагогия училищесы мәйдан-чыгында шөгыльләнә. Күнегү алдыннан хатын-кызларның температурасын, кан басымын, авырлыгын үлчиләр.
— Бер ай сизелми дә үтеп китте. Әмма без күнегүләргә көн саен ашкынып киләбез, – диләр Роза Килмәмәтова белән Флүзә Әхмәтова. – Тренерыбыз искиткеч, күнегүләрне яшь үзенчәлекләребездән чыгып төзи. Бер күнегү дә кабатланмый: бер көнне туп белән, икенче көнне шар белән шөгыльләнәбез. Сәгать дәвамында җиңел көй агыла, уй-фикерләрне тәртипкә салырга ярдәм итә ул. Көч туплап, канатланып кайтып китәбез. Һәм, әлбәттә, бассейн ачылуын көтәбез.
Икенче төркемнең күнегүләре 27 августтан башланачак. Әгәр сезгә 65 яшь юк һәм сез проектта катнашырга телисез икән, 5-50-27 телефонына шалтыратыгыз.
Читайте нас