Үзәк район хастаханәсе янә Башкортстан медицина университеты студентлары исәбенә тулыланды. Дүшәмбе көнне районга сәнәгать практикасы үтәргә БДМУның беренче һәм икенче курсында "Дәвалау эше" һәм "Педиатрия" белгечләре буенча белем алган 40 студент килде. Хәзер исә үзәк район хастаханәсендә 146 студент практика үтә.
Коронавирус инфекциясе таралу чорында булачак табиблар, дәвалау оешмалары ишек төбендә кизү торып, пандемиягә каршы “тыл позициясе”ннән генә көрәш алып бармый, профилактика һәм аңлату эше үткәрә, бүлекчәләрдә урта һәм кече медицина персоналы сыйфатында хезмәт сала.