Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Сәламәтлек
30 Июня 2020, 10:10

Безнең гомер – алар кулында

Реаниматолог-анестезиолог Гөлнара Камалова коронавируслы авырулар госпиталендә ике вахта эшләгән

Гадәттә авырулар реаниматолог-анестезиологларны хәтерендә калдырмый. Чөнки алар я аңында булмый, я бирегә операция вакытында гына эләгә. Шуңа карамастан, пациентның гомере еш кына шушы белгечләргә бәйле. Янында Гөлнара Камалова кебек үз эшенең остасы булган авыруларга бәхет елмайган, димәк.
29 ел элек Гөлнара Ягафәр кызы тормышын реанимация белән бәйли. Уфа медицина университетының башлангыч курсларында укыганда 21нче хастаханәнең токсико-реанимация бүлекчәсендә санитар булып эшли. Өлкән курсларда шунда ук шәфкать туташы була, интернатураны Куватов исемендәге республика клиника хастаханәсенең реанимация бүлекчәсендә үтә. Реаниматолог-анестезиолог дип-ломы алгач, туган Туймазысына кайта. 1997 елдан бүгенгә кадәр бала тудыру йортында эшли ул.
Очрашуыбыз вакытында реаниматологның йөзе битлек астында иде, аның нурлы күзләре генә күренеп торды. Ханым шулкадәр яшь күренә, аның саллы тәҗрибә туп-
лаганына ышанып та булмый.
– Һөнәребез шундый безнең – авыртуны җиңеләйтәбез, дөньяга туарга ярдәм итәбез, бу исә барлык авырлык һәм тетрәнешне юкка чыгарган куәтле көчкә әверелә, – ди Гөлнара Ягафәр кызы.
Бала тудыру йортында реаниматолог-анестезиолог операция һәм бала туган вакытта пациентлар белән эшли, аннары хәлләре яхшырганчы аларны күздә тота. Кайчак яңа туган сабыйларга да ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килә.
Бай тәҗрибәсе Камаловага коронавируслы авырулар госпиталендә ике вахта (беренче һәм дүртенче сменада) эшләргә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмау гадәте дә булышкан: госпитальдә башка белгечләргә бераз вакыт саклык экипировкасы һәм гаять катлаулы хәлләргә күнегергә туры килсә, реаниматологлар үз һөнәренең эченә чума.
– Минем өчен бу күпмедер дәрәҗәдә – яңа тәҗрибә, – ди Гөлнара Ягафәр кызы. – Гади пневмониягә караганда, коронавирус белән зарарланган авырулар сулыш алалмауны авыр кичерә. Шуңа күрә гипоксия (буылу) булганда яшен тизлегендә эш итәргә кирәк. Минем төп бурыч элеккечә: пациентны ничек тә үлем тырнагыннан йолып калу.
Госпитальдә эстафетаны хезмәттәшләренә тапшырып, Камалова, шатланып, бала тудыру йорты коллективына кайткан. Чөнки республиканың байтак хастаханәләрендәге кебек, биредә реаниматолог-анестезиологлар җитми. Бер кеше госпитальгә вахтага китсә, икенчесенә икеләтә эш арта. Әмма тупланганлык һәм ярдәмчеллек бу очракта да ярдәмгә килә.
Камалова нәкъ шуңа да эшчәнлек даирәсен алыштыра алмый. Байтак еллар элек, эш стажын тутырып, пенсиягә чыгу хокукына ия булгач, республиканың югары уку йортларының берсендә юридик факультетны кызыл дипломга тәмамлый ул.
– Тынычрак урынга урнашырмын дип уйлаган идем. Әмма медицинаны ташлый алмадым, – дип елмая. – Үз эшенә мөкиббән гаҗәеп хезмәттәшләрем бар минем. Без бер эш башкарабыз, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Гаиләм – ирем Илшат, улым һәм кызым да ярдәм кулы сузарга әзер.
Читайте нас