“Роспотребнадзор”ның төбәк бүлеге начальнигы Әлфия ГАЙНАНОВА җавап бирә:
– Әгәр пациентта коронавирус инфекциясе билгеләре бар икән, үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре аның йортында үзеннән һәм гаилә әгъзаларыннан COVID-19ка мазок ала.
Үзегезне яхшы хис итәсез, әмма авыруны инфекция билгеләреннән тыш йөртәсез һәм якыннарыгыз турында борчыласыз икән, түләүле
анализ тапшырыгыз. Аларны “Медиалаб” клиника-диагностика лабораториясендә яисә Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең ПЦР-лабораториясендә эшлиләр. Әйткәндәй, ПЦР-лабораториядә 3881 анализ тикшерелгән дә инде.
Шунда ук коронавирус инфекциясенә IgG антитәнчекләренә анализ тапшырырга була. 355 кеше тикшерелгән, җидесенең канында g иммуноглобулины табылган. Кешенең я билгесез генә авыруы, я инде савыгып килүе турында аңлата бу.