Гафуровлылар һәм тимерлеләр өчен Люция Сәлмәнова – абруйлы медицина белгече. Ул барысын да булмаса да, берничә буын авылдашының сәламәтлеге турында бик күп белә. Бар яклап та хәбәрдар булыр өчен эшне белү генә аз, эш белән яшәргә кирәктер ул. Аңа бар вакытыңны, шул исәптән бәйрәмнәр һәм ял көннәрен багышларга. Һәм менә елдан-ел, кайвакыт тәүлек әйләнәсенә, Люция Гайнелҗан кызы ал-ял белми, үз куркуларын, кичерешләрен җиңеп, авылдашларына ярдәм күрсәтә. Шуңа күрә Гафуров һәм Тимер авылларында яшәүче кимендә 1600 кешенең “авыл табибының” һөнәр осталыгында иманы камил.
– Еш кына авырулар сүзне үзләрен ничек хис итүләре турында түгел, ничек яшәүләреннән башлый, – дип сөйли һөнәр нечкәлекләре турында Сәлмәнова. – Шуңа күрә авыл фельдшеры – медицина хезмәткәре генә түгел, төрле тормыш шартларында киңәш бирүче, булышлык итүче психолог та ул.
Ул балачактан укытучы булырга хыяллана. Әмма укырга керү имтиханнарын тапшырыр алдыннан, онык-ларын еракка җибәрергә теләмичә елап калган әбисе белән бабасы күз алдына килеп баса. Кыз түзми, әйберләрен җыя да, өенә кайтып Туймазы медицина училищесына укырга керә. Бу хакта бер тапкыр да үкенми ул.
Быел Люция Гайнелҗан кызы ике юбилеен – үзенең алтмыш яшен (әйткәндәй, иртәгә була ул) һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә 40 ел хезмәт салуын билгели. Аның хезмәт кенәгәсендә бары тик ике язу бар: Түбән Бишенде авылы фельдшер-акушер үзәгендә 17 ел эшләве һәм Гафуров авылында бүген дә хезмәт салуы турында. Хезмәтенә тугрылыгы һәм һөнәр осталыгы өчен Сәлмәнова “Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел” медале белән бүләкләнгән. Әйткәндәй, аны һөнәр алдынгыларына гына тапшыралар.
– Эш тәҗрибәмдә төрле-се булды. Инфаркт белән “ашыгыч ярдәм”дә шәһәргә дә озаттым, анафилактика шогы нәтиҗәсендә теге дөньядан да кире кайтарырга туры килде. Әмма беркайчан да үземне каһарман итеп тоймадым. Киресенчә, ярдәм күрсәткәннән соң үземдә көч-куәт артта. Элекке авыруымны сәламәт күрүемә ихлас сөенәм, – ди фельдшер.
Медиклар эше турында китап язарга була. Совет чорында алар авырулар янына колхоз атларында барган. Хәзер дә күбесенең шәхси транспорты юк, авырулар янына җәяү йөри.
Тормыш иптәше белән лаек ул һәм кыз үстерәләр, белем бирәләр. Кызганычка, ире 15 ел элек вафат булган. Люция Гайнелҗан кызы балалары һәм дүрт оныгы хозурында яши. Хәзер ул оныкларының берәрсе аның үрнәгендә медицина тармагын һөнәр буларак сайлар дип хыяллана.
– Медицина хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Ярдәмчел булырга, битараф булмас-ка, – ди Сәлмәнова һәм кеше бәласе яныннан үтеп китә алмавын әйтә. Бәлки, шуңа да авылдашларының олы ихтирамын казангандыр ул.