Туймазы үзәк район хастаханәсенең яшь чәмле фельдшерлары Алмаз Альберт улы белән Риана Ревил кызы – сокланырлык пар: икесе дә мөлаем, тырышып, дүрт куллап эшли. Пациент янына килгәч, берсе авыруның кан басымын үлчи, икенчесе ЭКГ төшерә. Кыска гына киңәшмәдән соң карар кабул ителә: пациентны кичекмәстән хастаханәгә салырга.
Туймазы медицина колледжында танышкан алар. Яшькә өлкәнрәк Алмаз «ашыгыч ярдәм»дә иртәрәк эшли башлаган. Бер ел элек аңа Риана да кушылган. Шул вакытта никах укытканнар. Аларның сүзенә караганда, бер бригадада эшләү уңайлы икән: бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, бу исә кизү вакытында еш була торган гадәттән тыш хәлләрдә бик мөһим.
Алмаз бу хезмәттә үзен 2013 елда сынап карый. Бу вакытта колледжда укый, төннәрен исә санитар булып эшли ул. Тәүлек әйләнәсенә кизү тору аның өчен яңалык түгел, димәк. Риана да хастаханәдә эшләп, тәҗрибә тупларга өлгергән: Туймазы үзәк район хастаханәсенең интенсив терапия бүлекчәсендә санитар булган.
– Тәҗрибәле табиблар дәвалавын белә торып, ярдәмгә мохтаҗ авыруларны тәрбияләү – бер эш. Чакырту буенча тиз арада килеп, хәлне бәяләп, беренче ярдәм күрсәтү өчен дөрес карар кабул итү – бөтенләй башка, – ди кыз. – Ашыгыч ярдәмдә кизү торганда барысына да бик тиз төшенәсең.
Быел яз Мөхәмәдиев белән Ситдыйкованы коронавирус буенча беренче эпидбригада исәбенә керткәч, фельдшерлар бай тәҗрибә туплый. Беренче юл яручылар исәбендә була алар. Алдан 36 сәгатьлек курслар үтсәләр дә, барысына да эшли-эшли өйрәнергә туры килә.
– Киеренкелек көчле, чөнки чакыртуга баргач, нәрсә белән очрашачагыбызны белми идек, – ди Алмаз. – Әмма тора-бара ияләштек.
Хәзер фельдшерлар гадәти сменада эшли. Тик аларны гадәти дип атау дөресме икән? Тәүлек әйләнәсенә аяк өсте тор әле! Моннан тыш, коронавирус билгеләре – хәл бетү, температура, күкрәк куышлыгы авырту булган кешеләргә даими чыгарга туры килә. Диспетчер шундый анамнез турында хәбәр итсә, фельдшерлар мотлак махсус саклану кос-тюмнары кия. Алар махсус машинада махсус капларда саклана, чөнки еш кына авыру янына чираттагы чакыртудан соң ук, «ашыгыч ярдәм» станциясенә кереп тормыйча китәләр.
– Нигезсез чакыртулар булгалый, – ди медиклар. – Ашыгыч хезмәткә шалтыратып: «Йөрәгем авырта», – диләр. Килсәң, бу кешенең бераз гына башы авырткан яисә кан басымы күтәрелгән кебек булган. Коронавирус пандемиясе чорында андый чакырту ярдәм соңрак барган кешенең гомеренә бәрабәр булырга мөмкин.
Авыруның туганнары белән күңелсез хәлләр булгалый. Кешенең хәле начар, без, светофорларны санламыйча, аның янына җилдерәбез, аннары сикерә-сикерә күпкатлы йорт баскычларын үтәбез, тупсада исә безгә: «Бахил киегез, югыйсә өйгә керт-мибез», – диләр. Әмма РФ Сәламәтлек саклау ми-
нистрлыгы приказы буенча без моны эшләргә түгел, ә кеше гомерен саклап калу өчен һәр секундны кадерләргә тиеш. Авыруның туганнары безнең яклы, үлемгә каршы тору яклы булса, ярый да ул. Тик киресенчә дә була.
Әйткәндәй, ирле-хатынлы хезмәттәшләр төрле хәлләргә өйрәнеп беткән инде. Холыксыз кешеләрнең кимсетүенә карата шактый салкынканлы, шул ук вакытта теләсә нинди хәлләрдә авыруга ярдәм итәрлек шәфкатьлелеккә дә ия алар.
– Без ничек кенә булса да кеше гомерен саклап калырга тиеш. Безне шуңа өйрәттеләр, – ди яшь фельд-шерлар.