Дания Әхмәтгали кызы гомер буе Туймазы үзәк район хастаханәсенең травматология бүлекчәсендә эшли. Бирегә медицина училищесын тәмамлагач, берничә ел эшләргә дип килгән ул һәм менә дүрт дистә елга якын хезмәт сала: башта яра бәйләү, аннары операция ясау бүлмәсендә шәфкать туташы булып. Аның турында «Туймазы хәбәрләре»нә язарга рәхмәтле пациентлары үтенде. «Кешеләрне аякка бастыручы ул», – ди алар.
Медикларның бер төркеме коронавируслы авырулар госпиталендә ал-ял белми эшләгәндә бүлекчәләрендә калган хезмәттәшләре үзләре өчен дә, «коронавирус фронт»ына киткән табиб һәм шәфкать туташлары өчен дә хезмәт сала. Чөнки пандемия чорында башка тармакларда авырулар кимемәде. Кешеләрне инфаркт, инсульт аяктан ега, җәрәхәтләр дә читләп үтми. Травматология пандемия вакытында бишкатлы корпуска күчте, димәк, аның хезмәткәрләренә тәүлек әйләнәсенә ашыгыч рәвештә авыр операция өстәлләре һәм җиһазлар күчерергә туры килде. Аннары янә чәмле эш башланды.
Мәсәлән, очрашу алдыннан Дания Шәйхиева бүлекчәдә 16 сәгатьлек смена үткәргән. Төн йокысыз булды ди: юл-транспорт казасына эләккән яшь егеткә операция ясаганнар.
– Озайлы сменаларга күнектем инде, – ди шәфкать туташы. – Өстәвенә, хәзер безгә җиңелрәк: хастаханәләр мин эшли башлаган чорга караганда яхшырак җиһазланган. Ул чорда бүлекчәдә санитарлар да (авыруларны үзебез тәрбияләдек), үзебезнең операция бүлмәсе дә юк иде. Хәзер табиб-травматологлар бишәү, элекке кебек икәү түгел. Дәвалау ысуллары да заманча.
Тәҗрибәле шәфкать туташы бер генә нәрсәгә – кешеләр газабына күнегә алмый.
– Тыштан тыныч күренсәм дә, йөрәгем елый, – ди Дания Әхмәтгали кызы. – Кешеләрне бик кызганам, аеруча балаларны. Җәй көне тәрәзәдән егылган, балалар мәйданчыгында җәрәхәтләнгән сабыйлар саны арта.
Шәфкать туташы үз эшенең чын осталары булган белгечләр җитәкчелегендә бай тәҗрибә туплаган. Башта – травматология бүлекчәсенә нигез салучы Александр Диденкода, ул яшь шәфкать туташларын пациентларга гипс салырга өйрәткән. Аннары Уфа хастаханәсендә чын хәрби чыныгу ала: Шәйхиева өч ай Олы-Теләктә куркыныч тимер юл фаҗигасендә каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтә.
– 20 елдан соң бүлекчәдә пациент-ларымның берсен очраткач ничек шатлануымны күрсәгез иде сез – аны тәнендәге җәрәхәтләреннән таныдым, – ди шәфкать туташы.
БРның атказанган медицина хезмәткәре Шәйхиеваны һөнәрендә тоткарлаучы сәбәпләрнең берсе – авыруларның терелгәннән соң шатлануы. Улын да шушы һөнәргә җәлеп иткән ул. Айдар Назыйф улы – күптән түгел ординатура тәмамлаган нейрохирург. 1нче дәваханәдә терапевт булып эшләргә өлгергән, коронавируслы авырулар госпиталенә вахтага бас-кан.
– Ул миңа бер генә сорау бирде: «Әни, яшең туры килсә, син анда барыр идеңме?» Һәм, уңай җавап алгач: «Мин дә барам», – диде», – дип горурлыгын яшерә алмый тәҗрибәле медик. – Эшләсен әйдә. Һөнәребез кешелекле безнең. Әйе, түземлелек һәм батырлык таләп итә ул. Аның каравы, бәхет һәм шатлык китерә.