Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Сәламәтлек
22 Июня 2020, 10:20

Авыл табибларының көндәлек эше

Түбән Бишенде авылы сәламәтлек үзәге фельдшеры һәм шәфкать туташы, бергәләп, кимендә ике дистә ел эшли

Һичшиксез, шәһәргә караганда, авылда фельдшер булып эшләү катлаулырак. Шәһәр табибларының эш көне чикләнгән, авырулар саны да билгеле. Авыл фельдшеры, кагыйдә буларак, берничә авылга берәү. Ул хәле мөшкел һәркемне кабул итәргә, тыңларга, хисап тутырырга, укол ясарга, әбиләрнең кан басымын үлчәргә тиеш... Шул ук вакытта кендек әбисе дә булырга, реанимация үткәрергә әзер булырга.
Түбән Бишенде ФАПы фельдшеры Рима Гыйниятова һәм шәфкать туташы Индира Шәймөхәмәтованың тату һөнәр берлегенә 23 ел икән инде! Алар бар нәрсәне дә бергәләп башкара, бурычларны бүлешми, көтелмәгән хәл туган очракта бер-берсен алыштырырга әзер. Һәркайсы һөнәр осталыгы өчен диплом һәм рәхмәт хатларына лаек булган. Һәм һәркайсы үз эшен дөньяда иң яхшысы дип саный.
Рима Гыйндулла кызы чыгышы белән Ярмөхәмәт авылыннан. Ул балачакта каты авырган, шуңа күрә, үсә төшкәч, табиб булырга карар иткән. Үзен кайчандыр коткарган кешеләр кебек, башкаларның гомерен сакларга. Әти-әнисенең кызларын институтта укытырга матди мөмкинлеге булмый, шул сәбәпле ул Туймазы медицина училищесын сайлый. Конкурс зур булуын хәтерли: бер урынга 10 кеше дәгъва итә.
Училище тәмамлагач, аны Калтасы районына җибәрә-ләр. Биредә эшләгән фельдшер яшь белгеч кулына ФАП ачкычын тапшыра да: “Ярар, кызым, эшлә”, – дип бу яклардан бөтенләйгә китеп бара. Әмма шук кыз югалып калмый. Рима Гыйндулла кызы барысына да өлгерә: ФАП мичен ягып җылыта, колонкадан су ташый, авыл халкы белән таныша һәм, әлбәттә, үзенең төп тәгаенләнешен үти – кешеләрне дәвалый. Алар шундук ихтирамлы-игътибарлы мөнәсәбәте, тырышлыгы һәм ачыклыгы өчен яшь табибәне үз итә.
Рима Гыйндулла кызының тәҗрибә һәм белеме сәламәтлек саклау тармагында дистә еллар эшләү дәверендә кайда гына кулланылмый. Ике елдан артык Калтасы районында эшләгәннән соң, ул ире белән Свердловск өлкәсе Первоуральск шәһәренә китә – анда яшь белгечләргә фатир алу кулайрак була. Рима Гыйндулла кызы капельница кую яки укол кадау өчен күзен йомган килеш тә кан тамырын табала. Шуңа күрә аны кичекмәстән бер бүлекчәдән икенчесенә чакырталар.
30 ел элек Гыйниятова Туймазыга күчеп килә һәм менә 23 ел инде Түбән Бишендедә хезмәт сала. Ул хәзер генә “ашыгыч ярдәм” төчкергән саен дигәндәй килә, ул елларда авыл табиблары күпчелек очракта кешеләрне үзләре үлем тырнагыннан йолып кала. Тәҗрибәле фельдшер ул заманда яраларны да тегә, зур булмаган операцияләр үткәрә, хәтта теш алырга да туры килә.
Рима Гыйндулла кызының уллары медицина хезмәткәре булмаса да, шулай ук кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере сагында. Берсе – янгын сүндерүче, икенчесе полиция хезмәткәре булып эшли.
– Медицина тармагында 45 еллап эшләү дәверендә күпне күрдем, шуңа күрә бернәрсәдән дә курыкмыйм. Шунысы гына хәвефләндерә – минем кулларымда беркем дә җан бирмәсен, туганнарым һәм авылдашларым озак яшәсен, сәламәтлеген яшьтән кайгыртсын, – ди фельдшер.
Шәфкать туташы Индира Шәймөхәмәтова да хезмәттәше белән бер уйда. Тәҗрибәсе, үз-үзен кулда тотуы һәм югары һөнәр осталыгы нәтиҗәсендә ул да күп тапкыр бер өметсез тоелган очрак-ларда авылдашларын теге дөньядан тартып алган. Индира Әнвәр кызы – үзенчәлекле кеше. Туган Бишендесендә шәфкать туташы дипломы алган мәлдән бирле эшли. 35 ел, димәк! Тыныч, йомшак тавышлы, тылсымбикә кебек, аңа барча нәни авырулар тартыла. Әмма эчтән Индира Әнвәр кызы корычтай нык, бу аңа бөтен игътибар-көчен туп-ларга һәм кешене коткарырга ярдәм итә.
– Советлар чорында әти колхоз идарәчесе иде. Ул безгә транспорт җәһәтеннән ярдәм итте – җигүле ат җибәрде. Бервакыт өчәүләп Самсыктан кайтып киләбез, санитарка да безнең белән. Ул атка оста идарә итә. Әмма урамда күз ачмаслык буран. Бервакыт ат өркеп китте һәм чана әйләнде. Без өчебез өч якка чыгып очтык, кыскасы, могҗиза белән исән калдык. Ярдәмгә чакырырга кеше юк, барон Мюнхгаузен кебек, үзебезне көрттән казып чыгардык, – дип искә ала шәфкать туташы.
Индира Әнвәр кызы билгеләвенчә, эшендә ул авыруларның мәшәкате, аларга нәтиҗәле ярдәм күрсәтү турында гына уйлый. Югыйсә, үзенең дә гаиләсе бар, оныклары үсеп килә, әмма аның кесә телефоны тәүлек әйләнәсенә сүнми, иң элек, авылдашлары һәм күрше авылларда яшәүчеләргә ярдәмгә ашыгу өчен.
– Безнең һөнәрдә битарафлыкка урын юк. Кешеләргә ярдәм итү теләгең юк икән, медицинага баш тыкма, – ди ул ышанычлы итеп.

Читайте нас