Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Сәламәтлек
16 Июня 2020, 09:40

Үзәк район хастаханәсенә яңа җиһаз кайтты

Район хастаханәсенә стационарда дәваланганда авыруларның хәл-торышын тәүлек әйләнәсенә күздә тоту мөмкинлеге биргән җиһазлар кайтару дәвам итә.

Яңа аппаратура – ун медицина мониторы, икешәр компьютер электрокардиографы һәм югары нәтиҗәле УЗИ аппараты, пациентның караваты янында торучы Kernel мониторы. Алар реанимация, көчәйтелгән терапия бүлекчәләре, медицина палаталары, транспорт чаралары өчен тәгаенләнгән һәм шулай ук кан басымы, кандагы кислород күләме, сулыш ешлыгы, тән температурасы ише күрсәткечләрне дә күздә тота.
Үзәк район хаста-ханәсенә шулай ук мәгъ-лүматларны шундук электрон картотекада саклаучы электрокардиография аппараты; кан газлары һәм электролит анализаторы, гематология анализаторы, портатив дефибриллятор, компакт С перфузоры (төрле шприцлардан файдалану мөмкинлеге бирә һәм аеруча әкрен тизлеккә һәм аеруча аз күләмдә дару җибәрүгә көйләнгән) кайткан.
Моннан тыш, БР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан “Armed” кислород концентраторы сатып алынган, шуның дүртесе безнең хастаханәгә кайткан.
Фото: vladmedicina.ru
Читайте нас