Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Сәламәтлек
15 Июня 2020, 11:00

Антибиотик – күмәч түгел, зыяны булу ихтимал

Туймазы провизоры Гөлнара Әбдиева белер-белмәс килеш дару кулланучыларның үзен нинди хәвеф-хәтәргә дучар итүен аңлата

– Гәзит укучыларга антибиотикларны белер-белмәс килеш куллануның зыяны зур булуын искәртеп үтсәгез иде. Аларны бит юкка гына табиб рецепты буенча сатмыйлар. Әмма күпләр бу препаратларны үзләре билгели, – дип мөрәҗәгать итте редакциягә Туймазыдагы бер даруханә хуҗасы Гөлнара Әбдиева. – Моның көтелмәгән нәтиҗәләргә китерүе ихтимал.
Бактерияләр үзләрен якларга өйрәнде
Чыннан да, салкын тидерү, кискен тын юллары авырулары чоры башланса, күпләр, кулында рецепты булмаган килеш, антибиотик сатып алырга тырыша. Хәтта чак кына томау төшсә, тамагы ачытып торса да.
Шул ук вакытта РФ Сәламәтлек саклау ми-нистрлыгының дарулар сату тәртибенә кагылышлы 785нче приказында:
“...Табиб рецептыннан башка сатылган дарулар исемлегенә кергәннәреннән кала, барлык дарулар да даруханә оешмасы тарафыннан фәкать гамәлдәге исәп калыбына ярашлы рецептура бланкларында билгеләнгән тәртипкә ярашлы тутырылган рецептлар буенча бирелергә тиеш”, – диелә. Әмма провизор моны аңлата башласа: “Ничек инде алай, моңа кадәр рецептсыз алдык. Мин аларны даими эчәм, минем үлемемне телисезмени?” – ише җавап ишетә.
– Кешеләр организмның табигый микрофлорасын үтереп, үзләренә зыян салуын аңламый, – ди Әбдиева. – Элек авыруга сәбәпче барлык микроогранизмнар да иң гади антибиотик – пенициллиннар тәэсиреннән үлә иде. Әмма тора-бара микроблар аларга яраклашты һәм үз-үзләрен яклый башлады. Инфекция чыганаклары антибиотикларны җимерүче ферментлар җитештерергә “өйрәнде”, өстәвенә, бу күнекмә генетик дәрәҗәдә киләсе буыннарда да ныгыды.
Нәтиҗәдә гади үпкә ялкынсынуы хәтта заманча дарулар белән дәвалауга да бирешми. Коронавирус пандемиясе шартларында күпләр пневмониягә дучар булганда, авыруның антибиотикларга тәэсире зур урын тотуы белән килешерсез дип уйлыйм. Бу авыру вакытында һәр сәгать кадерле. Димәк, кирәкле антибиотикны эзләүгә киткән вакыт кеше гомеренә бәрабәр булырга мөмкин.
«Баш авыртканнан берәр дару бирсәгез иде...»
2016 елда даруханәләрдән антибиотиклар җибәрүне көйләүче яңа закон чыкты. Аны бозган өчен шактый кырыс җәза каралган: оешмага саллы гына штраф салыну яки аны ябулары да ихтимал. Хәзер рецептсыз антибиотикларның бик азын гына, асылда – сөртү-сылау өчен кулланылганнарын сатып алырга була.
Гадәттә бу кагыйдәләрдән тайпылу күзәтелә. Моңа без Туймазының берничә даруханәсендә булганнан соң үзебез инандык. Җиде даруханәдә, рецептны өйдә онытып калдыруыбызны әйтеп, бронхиттан антибиотик сатуларын үтендек. Икесендә генә каршы төштеләр. Калганнарында исем өчен генә: “Табиб билгеләдеме?” – ише бер-ике сорау бирделәр һәм даруны тоттырып җибәрделәр. Безнең кебек сатып алучылар аз түгел иде.
– Баш авыртканнан берәр дару бирегез әле? – дип үтенде урта яшьләрдәге бер ханым.
– Диагнозыгыз нинди? Табиб нәрсә һәм күпме күләмдә язды? – дип төпченде провизор. – Чөнки баш кан басымы сикергәндә яисә остеохондроз булганда да авыртырга мөмкин.
– Сез миңа дару бирегез, сәламәтлегемне үзем кайгыртырмын, – дип шәрран ярды сатып алучы. – Баш авырткан саен табибка йөгерергәме миңа?
Табибка барасы кил-мәү теләген күпләр хастаханәләрдә чират зур булу белән аңлата. Һәм Көнбатышта даруларны җиңел генә сатып алып булуга сылтанучылар да бар. Әмма анда яшәүчеләр моны инкяр итә. 17 ел элек Кёльнга (Германия) күчкән якташыбыз Оксана Шпорт менә нәрсә сөйләде безгә.
– Салкын тидереп яисә грипп эләктереп табибка бару 80 евро тирәсе тора (биш мең ярым чамасы). Өстәвенә, алдан язылырга кирәк, – ди ул. – Табиб пациентның тамагын карый, үпкәләрен тыңлый. Сездә вируслы инфекция икән, препаратлар яза, алар рецептсыз җибәрелә, ятып кына торырга һәм күпләп сыеклык эчәргә киңәш итә. Бактерия инфекциясе, мәсәлән, ангина, расланса, антибиотик-лар билгели. Лабораториядә стандарт кан анализы 150 евро чамасы. Аннары гына вакыты чикләнгән рецепт буенча дару сатып алырга мөмкин. Гадәттә антибиотиклар белән дәвалану 70 еврогача тәшкил итә (биш мең сум чамасы), страховка булса (кеше ай саен хезмәт хакының 15 процентын түли) – 10 евро (700 сум чамасы).
Күрүегезчә, чагыштыру Көнбатыш файдасына түгел. Өстәвенә, бездә табиблар температурасы булган кешегә үзләре бара, башка илләрдә бу гомумән күрелмәгән хәл. Әйдәгез, авырсак табибларга мөрәҗәгать итик. Үзаллы дәвалану белән шөгыльләнмик, җитди авыру очрагында үзебезне аңардан котылу мөмкинлегеннән мәхрүм итмик.
Читайте нас