Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Сәламәтлек
27 Мая 2020, 08:35

Терапевт Бәшәрова хәрби чирканчык алган

Туймазы табибы Уфаның 8нче шәһәр клиника хастаханәсендә коронавируска каршы көрәшә

24 яшьлек табиб-терапевт Айсылу Бәшәрова: "Мин булмасам, кем?” – кагыйдәсенә нигезләнеп яши. Шуңа күрә кызларының Уфаның 8нче шәһәр клиника хастаханәсе карамагындагы ковид-госпитальдә эшләргә теләк белдерүенә әти-әнисе һич гаҗәпләнми. Үгетләп булышмыйлар – аның гаиләсендә һәркем шулай эшләр иде.
Өч бала тәрбияләп үстергән Бәшәровлар өчен эш сөючәнлек һәм һөнәр бурычы беренче урында тора. Айсылуның әнисе – Наилә Әхнәф кызы һөнәре буенча педагог, әтисе Шәйморат Мөсәлим улы – инженер-конструктор. Икесе дә күптән хаклы ялда. Әмма эшләрен дәвам итәләр, шәхси үрнәкләрендә эшеңә җаваплы мөнәсәбәт белән тирә-яктагыларның ихтирамын яулап булуын раслый алар.
Күптән түгел 8нче клиника хастаханәсенең хирургия корпусын авыр һәм аеруча авыр коронавирус инфекцияле авыруларга ярдәм күрсәтү максатында үзгәртеп корганнар. Корпуска тоташкан дәваханә бинасында табиблар өчен тулай торак җиһазланган. Мондый режимда хастаханә ай ярым эшли инде.
Клиника хастаханәсе хезмәткәрләренә ковид-госпитальдә эшләргә тәкъдим иткәч, күпләр хафага кала. Әмма Айсылу ризалык бирә һәм 10 апрельдә хезмәттәшләре белән бергә беренче вахтага керешә. “Кызыл төбәк”тә 14 көн урынына, 30 көн эшли ул. Икенче срокка госпитальдә терапевтлар җитмәү сәбәпле кала.
Хәзер кыз үз-үзен изоляцияләүдә, икенче атнадан башланачак яңа вахтаны көтә.
– Без башта өзлексез медицина белеме сәхифәсендә укыдык, анда Кытай, Италия һәм Русия табибларының коронавируска каршы тәҗрибәсе тупланган, – дип сөйли ул. – Тест үттек һәм сертификатлы булдык. Бу исә госпитальдә эшләүгә үзенчәлекле рөхсәт иде.
Арытабан көн саен аерым очракны дәвалауга кагылышлы күрсәтмәләр алдык. Мәсәлән, шушы авырулы һәм махсус препаратлар кулланучы гипертоник һәм диабетикларны ничек дәваларга? Аларны COVID-19дан дәвалау өчен тәгаенләнгән медикаментлар белән берлектә куллану мөмкинме?
Безгә биш-алтышар кеше китерелде. Асылда РКБның авыр пациентлары – операциядән соң дәваланучылар һәм яман шеш белән авыручылар. Аларны коронавирустан дәвалау өстенә, яраларын бәйләргә туры килде.
Безгә рухи яктан гына түгел, физик яктан да авыр иде. Табиб-лар киеп эшләргә мәҗбүр махсус саклану костюмнары хәрәкәтләрне чикләде. Күнегелмәгәнлектән, без башта аларда дүрт сәгать чамасы гына эшли алдык. Аннары салмыйча алтышар сәгать йөрергә өйрәндек. Кемдер аңын җуйды, кемдер нык курку кичерде, мине исә болар чикләп узды. Истә калганы – аңарда тынчу, шуңа күрә гел эчәсе килә. Әмма “кызыл төбәктә” ашарга да, эчәргә дә рөхсәт ителми – түзәргә кирәк. Аның каравы, зарарлы төбәктән чыккач, без шешәле суга ташлана идек дияргә була, алар исә безнең өчен махсус коридордагы әрҗәләрдә саклана. Безне бик тәмле ашаттылар. Азыкны контейнерларда алып килделәр. Химаячы төшке ашлары да булды – аларны шәхси тәкъдиме буенча төбәк эшкуарлары китерде.
Госпитальгә китерелгән пациентларның барысы да минем аша үтте. Мин аларның температурасын, кан басымын үлчәдем, пульсоксиметр ярдәмендә кандагы кислород күләмен билгеләдем. Үпкә һәм йөрәк-кан тамырлары системасындагы авырулар вакытында бу игътибар таләп иткән мөһим күрсәткечләрнең берсе. Беренчел документация тутырдым – ул анда электрон төрдә рәсмиләштерелә. Бернинди кәгазь дә юк! Бернинди телефон да юк! Табиблар үзара рация буенча аралаша. “Кызыл төбәк”кә чит әйбер алып кермиләр, чыкканда исә бар нәрсә үтилләштерелә.
Авыруларның өзлегү дәрәҗәсенә карап, аларны стационарга урнаштырдык яки реанимациягә озаттык.
Вирус башкаларга охшамаган. Аның мәкерлелеге һәм хәвефлелеге яшен тизлегендә үсеш алуыннан гыйбарәт. Әле кичә генә компьютер томографиясе үпкәнең 10 процентка зарарлануын күрсәтсә, бүген ул 90% һәм сулыш әгъзасы гадәттәгечә эшләүдән туктый. Авыруның тыны кысыла, буыла башлый. Шул ук вакытта кеше үз аңында кала һәм нык иза чигә, – дип сөйли табиб.
Медицина хезмәткәрләре беренче, өченче, 11нче һәм 14нче көннәрдә вируска анализ тапшыра. Госпитальдән чыкканда – тагын ике тапкыр. Айсылуның барлык анализлары да тискәре була.
– Элек нәтиҗәләрне берничә көн көтәргә туры килде, – дип сөйли Айсылу. – Терелеп килгән авырулар кабат зарарланудан куркып, бик нык борчыла иде. Хәзер нәтиҗәләр 6-8 сәгатьтә әзер була.
Дөресен әйткәндә, беренче мәлдә нәтиҗәләрне хөкем карары буларак көттем. Соңыннан вирус мине җиңә алмаячак дигән ышаныч барлыкка килде. Чөнки безнең калканыбыз көчле. Шуңа өстәп, мин сәламәт тормыш рәвеше алып барам, туклануымны күз уңында тотам, елына ике тапкыр витаминнар эчәм. Спортка мөкиббәнмен: волейболга һәм авыр атлетикага йөрдем, әле йога һәм йөгерүгә өстенлек бирәм – җиңел атлетика буенча республика ярышларында катнаштым.
Медицина югары уку йортына укырга кергәндә, бу эшнең авыр һәм хәвефле икәнен белдем. Медицина хезмәткәрләре һәрвакыт хәвеф төбәгендә, алар ашыгыч ярдәм күрсәткәндә ВИЧлы, гепатитлы яисә туберкулёзлы авырудан зарарланырга мөмкин. Дөньяда инфекция җитәрлек, безнең иммунитет исә алардан иң саллы саклану чарасы булып тора. Коронавирус шуны раслый: дәвалау бер үк төрле булганда, авыруны иммунитеты яхшы кеше җиңел кичерә.
Бу вирусның беркая да югалмаячагы турындагы уй белән килешергә туры килер, ахыры. Аның белән грипп яисә башка инфекцияләр кебек үк яшәргә туры киләчәк. Шуңа күрә гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм иммунитетны күтәрү безнең өчен тормыш таләбенә әверелергә тиеш.
Башка илләргә караганда, бездә хәл яхшырак әле. Русиядә кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы инфекция кинәт таралуга юл куймады. Шул ук вакытта дәвалау оешмаларының юнәлешен үзгәртергә өлгерделәр, саклык чаралары пәйда булды, дәвалау ысуллары өйрәнелде.
Авыру нәтиҗәләре дә билгеле түгел, шуңа күрә кешеләргә: “Бернәрсәдән дә курыкмыйм”, – дип фикер йөртергә түгел, кул астындагы барлык саклык чараларын кулланырга тәкъдим итәм. Шулай итеп сез үзегезне дә, якыннарыгызны да курчаларсыз, безгә дә эшләү авыр булмас.
Айсылу Башкортстан медицина университетының клиника ординатурасын тәмамлый һәм укуын һөнәр эшчәнлеге белән бергә уңышлы алып бара. Ике ел шушы хастаханәнең урология бүлекчәсе шәфкать туташы булып эшләгән, узган елдан бирле табиб-терапевт ул һәм дәвалау оешмасының гинекология бүлекчәсендә кизү тора. Талантлы студент эшкә фәнни карашта – даими рәвештә медицина темасына мәкаләләр яза. Шуларның кимендә 20се илебезнең медицина югары уку йортлары матбугат басмаларында нәшер ителгән. Кызның максаты – аспирантурада уку һәм докторлык диссертациясе яклау.
Хәзер Бәшәрова чираттагы вахтага әзерләнә, аны исән-имин үткәрәчәгенә ышана ул.
Читайте нас