“Ак халатлы кешеләр” дигәч, гадәттә күз алдына табиблар килеп баса. Әмма шәфкать туташлары да шундый ук киемдә йөри. Дәвалау барышында нәкъ алар авыру янында күп вакытны үткәрә, бөтен дәвалау төрен катгый үти, пациентларны тәрбияли, ашыгыч очрак-
ларда беренче ярдәм күрсәтә. Туймазы үзәк район хастаханәсендә бүген кимендә бер мең шәфкать туташы эшли. COVID-19 чорында аларның квалификациясе һәм эшенә тугрылыгы аеруча мөһим.
Тыныч тормышта Альмира Җәмилова биш ел Туймазы үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлеге балалар бүлекчәсендә эшләгән. Инфекция эләктергән сабыйлар белән эшләү аеруча катлаулы: кан тамырларына гаять күп укол ясарга, капельница куярга кирәк, кайчак авыруга косу һәм эч китү дә иярә. Балаларга боларның барысын да кичерергә ярдәм итә ул.
– Балачактан шәфкать туташы булырга хыялландым. Кызларның күбесе кебек, уенчык аю балалары һәм курчакларны дәваладым. Башка яшьтәшләрем тора-бара бу мавыгуны ташлады, мин исә Туймазы медицина колледжын тәмамладым һәм бүген дә дәвалыйм. Тик йомшак аюларны түгел, кешеләрне. Минемчә, бу иҗади һөнәр: кеше башын да күтәрә алмый, бераздан исә, җентекле дәвалау һәм тәрбияләүдән соң туганнары янына өйгә кайтып китә, – ди Альмира Айдар кызы.
– Ул бик игътибарлы да: авыру билгеләрен башта ук ачыклый ала. Безнең эштә бу бик мөһим, – ди инфекция бүлекчәсе мөдире вазифаларын башкаручы Гүзәл Сәлахова.
Җәмилованың җентеклелеге һәм түземлелеге бүген, пандемия чорында, бик кирәк. Шуңа күрә Альмира Айдар кызын провизор бүлекчәсенә күчергәннәр, анда коронавирус билгеләре булган авыруларны аералар. Элек үпкәсе ялкынсынган, кан әйләнеше бозылган, җәрәхәтләнгән пациентларны шундук терапия, неврология яисә травматологиягә җибәрсәләр, хәзер, югары температуралары булса, аларны башта провизор бүлекчәсенә урнаштыралар. COVID-19га анализ нәтиҗәләрен алгач кына я госпитальгә, я юнәлешле бүлекчәләргә озаталар. Әлегә кешеләр анализ нәтиҗәләрен көтә, аларны провизор бүлекчәсе шәфкать туташлары тәрбияли. Җәмилова һәм аның хезмәттәшләре кулы аша үткән пациентлар соңгы вакытта шактый артты.
– Альмира монда да үз урынында – аның тынычлыгы, игътибарлыгыгы, вакытында дәшми калуы һәм елмаеп куюы авырулар өчен бик кирәк, – дип дәвам итә Сәлахова. – Пациентлар коронавирус авыруы йоктыру куркынычы белән яши. Җитәкче буларак, ул кизү торганда миңа да тынычрак. Бу очракта иманым камил: барлык күрсәтмәләр вакытында, җиренә җиткереп, артык сүзсез үтәләчәк.
Шәфкать туташының эш сменасы иртәнге сигездә башлана. Кизүне тапшыру-алу, авыруларны караганда табибны озата бару, соңыннан – табибның авыруларга язган күрсәтмәләрен башкару, авыру тарихына яңа язулар өстәү... Шул рәвешле бер смена артыннан икенчесе үтеп китә.
Өендә яшь хатынны ире һәм дүрт яшьлек улы көтә. Алар эш вакытында бианасы карамагында кала. Әлбәттә, якыннары Альмира өчен борчыла, аларның тормыш иптәше, әнисе һәм килене һәрвакыт алгы сызыкта була бит.
– Авырулар яткан бокс-ларга тулы саклану костюмнарында керәбез, – дип тынычландыра туганнарын әңгәмәдәшем. – Без аларда февральдән, Русиягә коронавирус хәвефе якынлаша дигән хәбәр чыкканнан бирле эшлибез. Хәзер бу киемнәргә һәм һәрвакыт уяу булырга кирәклегенә күнектек инде.
Ә менә кайбер туймазылыларның саклану чараларын санга сукмавы медицина хезмәткәрен борчуга сала.
– Кайсы гына азык-төлек кибетенә кермә, чиратта алдагы кешегә терәлеп диярлек торган берәр бәндәгә тап буласың, – дип зарлана Җәмилова. – Урамда барысы да битлек һәм перчаткалар кими, ә бит алар инфекция алдында иң мөһим каршылык. Туймазылылар белән палаталарыбызда түгел, урамда гына очрашырга телим.
Ләлә МУСИНА.