Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Сәламәтлек
20 Апреля 2020, 07:50

Көненә йөз анализ

Гигиена һәм эпидемиология үзәге Туймазы районара филиалының полимераз чылбырлы реакция (ПЦР) бүлекчәсендә COVID-19га биология материалын тикшерәләр. Бер атнада биредә кимендә 500 анализ ясалган.

– Тест һәм реактивлар 8 апрельдә кайтты һәм без шундук эшкә керештек, – ди филиалның баш табибы Флорида Шакирова. – Беркемне дә өйрәтергә туры килмәде.
Биоматериал безгә республиканың ун район һәм ике шәһәреннән килә, шул исәптән Туймазыдан да.
Анализларны медицина оешмалары китерә, хезмәткәрләре өйдә коронавирус буенча имин булмаган биләмәләрдән кайткан, алар белән элемтәгә кергән, шулай ук пневмония белән авырган кешеләрдән мазок ала. 3-4 кешедән торган ике бригада көн саен 100гә якын тикшерү үткәрә. Эшне бетермичә, өйгә кайтып китмиләр. Шуңа күрә алар еш кына төнге 12гә кадәр эшли.
Шәхси затлардан анализ алмыйбыз. Туймазыда әлегә коронавируска түләүле анализ ясалмый.
Читайте нас