Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Сәламәтлек
23 Марта 2020, 08:50

Коронавирустан ничек сакланырга?

“Интернетта коронавирус билгеләре һәм аңардан саклану турында байтак каршылыклы мәгълүмат бар. Бу киңәшләр урынлымы, аңлашылмый".

“Роспотребнадзор”ның БР идарәсе төбәк бүлеге җитәкче белгеч-эксперты Алия Газетдинова җавап бирә:
– Коронавирус белән авыруга ишарә итүче билгеләр: югары температура, баш авырту, хәлсезлек, ютәл, сулыш алу авырлашу, тән сызлау, күңел болгану, костыру, эч китү. Бу билгеләрнең һәркайсы аерым-аерым башка авыру билгесе дә булырга мөмкин. Шуңа күрә беренче чиратта коронавирус эпидемиясе теркәлгән чит илдән яки Русиянең авыру очрагы рәсми теркәлгән башка төбәгеннән кайткан кешеләргә сак булырга кирәк.
Беренче чиратта табибны өйгә чакыртыгыз. Үзаллы дәвалану белән шөгыльләнмәгез. Табибка соңгы ике атнада кайда булуыгыз, кем белән аралашуыгыз турында сөйләгез.
Коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен сәүдә үзәкләренә барудан, җәмәгать транспортында йөрүдән тыелып торыгыз. Тыштан кергәч, чит кешеләр белән аралашкач, кулларыгызны сабынлап юыгыз. Гаджет, оргтехниканы, үзегез кагылган өслекләрне дезинфекция-ләгез.
Эш бирүчеләр дә шул ук профилактика чараларын күрергә тиеш: Русиядән читкә һәм коронавирус инфекциясе җәһәтеннән хәвефле башка төбәкләргә командировкаларга чыгудан, чит ил кешеләре катнашлыгында үткән чараларда катнашудан баш тартырга, йогышлы авыру билгеләре булган хезмәткәрләрне вакытында ачыкларга, аларны вакытында эштән чикләргә, эш урыннарында антисептика чаралары тәэмин итәргә.
Башка төбәкләргә яки илләргә ялга баруны чигереп торыгыз. “Ростуризм”ның рәсми сәхифәсендә яңа коронавирус йоктыру очраклары ешаю сәбәпле, Кытайда, Корея, Иран, Италиядәге туристларга хәвеф янавы турында мәгълүмат урнаштырылган. Бу кулланучыларга сәяхәт продуктлары сату турындагы килешүләрне таркатуны таләп итү хокукы бирә. Әгәр сәяхәт операторы (сәяхәт агенты) сезнең кулланучылар хокукларын үтәмәсә, сез «Роспотребнадзор»ның БР Идарәсенә “ашыгыч элемтә” телефоны (8-800-700-90-30)буенча шалтырата аласыз.
Читайте нас