Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Сәламәтлек
19 Марта 2020, 06:50

Бер мәшәкать кимегән

Башкортстанда марля битлекләр җитештереләчәк

Коронавирус нәтиҗәсендә Башкортстан халкы медицина битлекләре хәстәрләде. Берникадәр вакыттан соң төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм респуб-лика Башлыгына халыктан сатуда битлекләр булмаудан һәм аларның артык кыйммәтлелегеннән зарланып, мөрәҗәгатьләр килә башлады. Бу мәшәкать Башкортстанның барлык районнарында, шул исәптән Туймазыда да теркәлгән.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова хәбәр итүенчә, 18 мартка складларга медицина битлекләре кайткан. Уфадагы даруханәләргә алар шушы көннәрдә чыгарылачак. Районнарга атна дәвамында кайтарылачак.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республикада күп тапкыр кулланылучы марля битлекләр җитештерү эшен оештыруны йөкләткән. Алар шулай ук “Башфармация” даруханәләре (дәүләт даруханәләре) челтәрендә сатылачак. Битлек дүрт катлы тукымадан тегелә, җилем һәм латекс кулланылмый. Файдалану вакыты – ике сәгатьтән артык түгел. Аннары битлекне алыштырырга кирәк. Аны сабынлап юып, киптерергә, үтүкләргә һәм кабат кулланырга була.
Шушы көннәрдә “Росздравнадзор” “ашыгыч элемтә” оештырды – 8 (800) 550-99-03 телефонына кешеләр битлекләр булмау яки аларның кыйммәтлелеге турында хәбәр итә ала.
Фото: ae01.alicdn.com
Читайте нас