Замана кешесе нәрсә ашавы, теге яки бу җиләк-җимешнең, сутларның, сөт ризыкларының файдасы турында ешрак уйлана башлады. Кызганычка, бер карауда гына табигый ризыкны трансгенлыдан аерып булмый. Бөтен өмет – товар кабында “ГМОсыз” дигән билге куйган җитештерүченең намуслылыгында. Әдәпсезләрне фаш итү өчен, табиб-бактериологлар тиешле анализлар үткәрергә өйрәнде. Күптән түгел аларны “БРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау оешмасы Туймазы районара филиалында да ясый башлаганнар.
– Бездә теләге булган һәркем азык-төлекне ГМОга тикшертә ала, – ди филиал җитәкчесе Флорида Шакирова. – Хәзер Уфага Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә барасы юк. Быел бездә полимераз тоташ тәэсир (ПЦР) һәм иммунофермент анализы (ИФА) бүлекчәсе ачылды. Бу молекуляр биология кагыйдәләренә нигезләнгән яңа һәм төгәл диагностика ысулларының берсе. Ул ризыктагы чит геннарны ачыкларга ярдәм итә.
ПЦР һәм ИФА бүлекчә-ләре аерым йогышсызландырылган бокслардан гыйбарәт. Анда кизү торучы табиб-бактериолог кына керә ала.
Бүлекчәне ачуга былтырдан әзерлән-дек. Үзебездә җентекле ремонт үткәрдек, кирәкле җиһаз сатып алдык, хезмәт-кәрләребез Мәскәүдә, Екатеринбургта укып кайтты.
Тикшеренүләрнең барлык төрләренә дә лицензия бар. Азык-төлек продуктларын “диагностикалаудан” кала, без медицина анализлары үткәрәбез, шул исәптән онкомаркерлар буенча да. Әмма тикшеренүләрнең төп өлеше – талпан энцефалиты, җенси юл белән күчүче авырулар, ОРВИ, грипп, шул исәптән дуңгыз һәм сезонлы. Иң мөһиме – бу алымнар йогышлы авыру чыганагын башлангыч чорында, ул үзен берничек тә сиздермәгәндә ачыклау мөмкинлеге бирә. Бу тикшеренүләрнең өстенлеге тизлектә һәм берничә көн дәвамында мәгълүм булган төгәл нәтиҗәдә. Эпидемия чорында бу аеруча көнүзәк.