Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Сәламәтлек
12 Марта 2020, 09:00

Кулны йөрәккә куеп

Гәзитебез Уфа клиникасы белгечләренең күчмә кабул итүенә кагылышлы мәкаләләрен бастыруны төгәлли

Йөрәк-кан тамырлары авырулары яшәрә. Берничә дистә ел элек йөрәк һәм баш өянәге өлкән яшьтәге кешеләрне эзәрлекләсә, бүген бу авыуларга утыздан да яшьрәкләр дучар. Республика кардиология үзәге табиб-кардиологы Рима Нигъмәтуллина йөрәк өчен нәрсәләр мөһим, аны ничек сакларга кирәклеге турында бәян итә.
– Рима Хасиятовна, кан басымының нинди күрсәткече табибка күренү өчен сәбәп була?
– Кан басымы төрле кешедә төрлечә. Әмма аның күрсәткечләре 140 һәм 90нан артмаска тиеш. Артып китсә, табиб язган даруларны кабул итәргә кирәк.
– Замана кешесенең тормышы 100 ел элек яшәгән ата-бабалары белән чагыштырганда, катлаулы түгел. Авыру, тайпылышлар каян барлыкка килә соң?
– Нәкъ тормыш дәрәҗәсенең яхшыруы авырулар барлыкка килүгә сәбәпче дә инде. Кешеләр артыгын ашый, коточкыч аз хәрәкәтләнә, сәгатьләр буе компьютер, гаджетлар һәм телевизор алдында утыра. Урам буйлап автомобильдә яисә җәмәгать транспортында хәрәкәтләнә.
– Нинди киңәш бирерсез?
– Кәнәфинең дәвамы булмагыз! Кешегә көн саен җәяүләп 5-10 километр үтәргә кирәк. Шул очракта йөрәге сәламәт булачак. Фитнес белән шөгыльләнү керми моңа.
Әгәр сез утырып эшлисез икән, сәгать саен 30 тапкыр чүгәләп алырга кирәк. Лифттан баш тарту файдалы – баскыч буйлап җәяү менү яхшырак. Чама белеп башкарган бакча эшләре дә файда китерәчәк. Бу яшелчә һәм җимешне плантацияләп үстерү дигән сүз түгел, зур булмаган берничә түтәл дә сәламәтлек өчен җитәрлек күләмдә хәрәкәтләнү мөмкинлеге бирәчәк.
Скандинавия атламы бик файдалы. Игътибар итегез: әгәр өлкән яшьтәге кеше физкультура белән шөгыльләнә икән, аның өстәмә кан юллары – (коллатерали) барлыкка килә.
– Кайбер кеше йөгерү зыянлы дип бара.
– Киресенчә, җиңелчә йөгерү бик файдалы, ул йөрәк тибешендә булган тайпылышларны да тигезләргә сәләтле.
Миңа 50 яшь. Көн дә җәяү йөрим, чаңгыда, тимераякта шуу – гадәти минем өчен. Моннан тыш, өйдә эллипсоид – күнегү җиһазы бар, иртән ярты сәгатьләп шөгыльләнәм.
– Каһвә турында нәрсә әйтерсез – аны эчәргәме, юкмы?
– Әгәр дә бер чынаяк каһвәдән кан басымыгыз артмаса, ул ми һәм кан тамырлары өчен файдалы да. Әмма башка ризык сыман ук, артыгын куллану зыян итәчәк. Азык-төлек мөнәсәбәтендә алтын урталыкка буйсыну зарур: кайсыдыр ризыкны артык кулланып, балачактан ашап үскән ризыкны катгый тыярга да кирәкмәс. Барлык табиблар да каршы чыккан ике әйбер бар – бу фастфудлар һәм баллы-газлы сулар.
Читайте нас