Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Сәламәтлек
5 Марта 2020, 08:10

Уйна, гормон!

35 яшьтән соң хатын-кызның гормоннар җирлегендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә әти-әни булу ихтималы кими. Бу очракта табиб-репродуктологлар ярдәм итәчәк

“Әни һәм бәби” клиника госпитале табиб-репродуктологы Надия Вәлиева – өч бала әнисе. Бала табарга теләгән хатын-кызларны аңардан да яхшырак аңлаган кеше юктыр, шуңа күрә ул аларга ярдәм итәргә тырыша. Репродуктолог – медицинада чагыштырмача яңа белгечлек. Бу тармак белгечләре түлсезлектән дәвалау белән шөгыльләнә. Үткән гасырның 90нчы еллары урталарында гына – ЭКО процедурасыннан халыкның киң катламнары да файдалана ала башлагач танылды алар.
– Надия Салаватовна, сезнеңчә бала табу өчен кулай чор нинди?
– Беренче баланы 30 яшькәчә, калганнарын 35 яшькәчә табу. Кырыкка якынлашканда гормоннар, кагыйдә буларак, чәмлелеген җуя. Яшь барган саен замана хатын-кызларына хас төрле авырулар үсеш ала. Чөнки алар еш кына табигатьтән бирелгән тәгаенләнешен үтәми: бала тапмый, өстәвенә, берне-икене генә түгел, тагын да күбрәкне. Организм баш күтәрә, нәтиҗәсе – миома, шешләр.
– Репродуктологка кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Беренче чиратта, яшь чиге. Бу 35 яшь, шушы яшьтән бала планлаштыру вакыты нормасы 12дән алты айга кими. Әгәр даими җенси партнёры булган хатын-кыз шушы дәвердә авырга узалмый икән, белгеч ярдәме таләп ителә. Ел дәвамында тырышып та, балага узалмаган 30 яше тулмаганнар да мөрәҗәгать итә ала.
– Сез аларга ничек ярдәм итә аласыз?
– Статистика буенча, гаилә парларының 10 процентлабы гына ЭКО ише ярдәмче репродуктология технологияләреннән файдалануга мохтаҗ. Шуңа күрә тулы клиника-лаборатория тикшеренүләре узганнан соң башта эндокринология түлсезлеге сәбәпләреннән арынырга тырышып карыйбыз, стимуляция-чәмләндерү чаралары үткәрәбез, партнёрларга хирургия операцияләре ясала хәтта. ЭКО исә башка дәвалану чаралары нәтиҗәсез булганда кулланыла.
– Замана кешесенең түлсезлек сәбәбе нәрсәдә?
– Аборт ясаткан яшь хатын-кызларда, кагыйдә буларак, аналык юлындагы тоткарлык, инфекция һәм башка ялкынсыну ише нәтиҗәләр күзәтелә. Түлсезлеккә бала табуны чигерү дә, бихисап күп экология факторлары да, йокы туймау, стресслар да сәбәпче булала.
Моннан тыш, статистика буенча, Русия гаиләләренең 45 процентында ир-атларның түлсезлеге ачык-лана. Бала табалмауга шул төп сәбәп. Моңа зарарлы сәнәгать шартларында эшләү (ионлы нурланыш, вибрация, химия матдәләре, электр-магнит дулкыннары); аз хәрәкәтле тормыш рәвеше; начар гадәтләр (эчкечелек, тәмәке тарту); кысык кием; кече янбаш куышлыгы әгъзаларын артык җылыту яки өшетү; стресс-лар тәэсир итә.
– ЭКО гамәленә кагылышлы берничә уйдырма бар. Шуларның берсе, атап әйткәндә, «пробирка»дан туган балалар зәгыйфь һәм еш авырый, имеш.
– ЭКО нәтиҗәсендә туган балалар табигый ысул белән яралган балалардан бер ягы белән дә аерылмый. Ике очракта да аталандыруда ата-ана яки донорның җенси күзәнәкләре катнаша. Эмбрион аналыкка күчерелә, шунда үсә. Аерма бары тик аталандыру хатын-кыз тәнендә түгел, аңардан читтә – пробиркада яки Петри чынаягында башкарылуда.
ЭКО нәтиҗәсендә зәгыйфь балалар туа дигән караш 20-25 ел элек бу алым барлыкка килгән чордан килә, ул вакытта хатын-кызга берьюлы берничә эмбрион урнаштырыла, бу балага узу ихтималын арттыра. Нәтиҗәдә еш кына күп яралгылы йөклелек үсә, алар гадәттә баланы вакытыннан алдан табу һәм җитлекмәгән бала туу белән төгәлләнә. Хәзерге медица бу мәшәкатьтән арындыра.
Әгәр хатын-кыз финанс мәсьәләләр аркасында яки сөеклесен очратмау сәбәпле бала табуны чигерә икән, без аның үзенең күзәнәкләрен туңдырып куялабыз. Ул 40 яшьтә бала табарга карар итсә, без ЭКО ярдәмендә аның үз күзәнәкләрен урнаштыра алачакбыз.
– ЭКО алдыннан үткәрелгән гормоннар терапиясе сәламәтлекне бетерә диләр...
– Табигый шартларда күкәйлектә бер-ике күзәнәк җитлегә. ЭКО вакытында гормоннарны чәмләндерү аларның санын 10-20 җиткерүгә юнәлтелгән һәм бу гамәл күзәнәкләрнең гомуми тормышчан запасын җитди киметми. Гормоннар тәңгәллеген бозмас өчен, чәмләндерү һәрвакыт репродуктологның җитди күз уңында башкарыла.
– Бу кыйммәтме?
– Әйе. Әмма 2015 елдан РФ Хөкүмәте карары буенча байтак гаиләләр өчен ЭКО мәҗбүри медицина страховкасы полисы һәм табиб юлламасы буенча кулайлашты.
Читайте нас