Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Сәламәтлек
5 Марта 2020, 08:20

Бала табу картайтмый да, яшәртми дә

“Әни һәм бәби” клиника госпитале акушер-гинекологы, медицина фәннәре кандидаты Ольга Закрытнаяның эш стажы 30 елга якын

“Әни һәм бәби” клиника госпитале акушер-гинекологы, медицина фәннәре кандидаты Ольга Закрытнаяның эш стажы 30 елга якын. Аңа авырулар хатын-кызның бала табу системасындагы нәзакәтле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Ольга Станиславовна аларның моң-зарын, шик-шөбһәсен тыңлый да, барысын да тәртипкә салып, дәвалануның уңышлы тәмамланачагына илһамландыра. Туймазы хатын-кызларын да шушы мохиттә кабул итте ул.
Белгеч сүзләренә караганда, бүген хатын-кызның репродуктив системасы авырулары исәбендә миома, киста, шеш, кече янбаш куышлыгы әгъзалары төшү еш очрый. Бу безнең район гына түгел, бөтен республика өчен хас күренеш.
– Хатын-кызларга организмын операциягә җиткермәскә киңәш итәм, моның өчен исә гинекологка даими күренү зарур, – ди Ольга Закрытная. – Моны ярты елга бер тапкыр эшләгез. Кече янбаш куышлыгы әгъзаларына шулкадәр үк УЗИ үткәрү зарур.
Хәзер заманча аппаратлар берничә миллиметрлык миоманы да (сыйфатлы шеш), күкәйлекләрдәге нәни киста һәм полипларны да күрергә сәләтле. Иртә диагностика хатын-кызның сәламәтлеген һәм бала табарга сәләтлелеген саклап калырга ярдәм итә. Тормышка ямь өсти.
Гинекология авыруларына юл куймау өчен тәҗрибәле гинеколог, гигиенадан кала, өшүдән, җенси юл белән күчүче авырулар йоктыру ихтималы белән янаган элемтәләрдән сакланырга киңәш итә. Контрацепция даруларын үзаллы тәгаенләргә киңәш ителми. Аларны фәкать табиб күрсәтмәсе буенча кулланырга кирәк.
Ольга Станиславовна йөклелек һәм бала табуга кагылышлы уйдырмаларга да ачыклык кертте. Атап әйткәндә, алар хатын-кыз организмын я тарката, я яшәртә диюгә.
– Расламаларның берсе дә дөреслеккә туры килми: бала табу – бу организмның табигый тәгаенләнеше, – ди табиб. – Әгәр хатын-кыз сау-сәламәт икән, йөклелек бернинди таркалуга да, яшәрүгә дә китерми.
– Еш кына 44-46 яшьтә балага узган хатынны якыннарының аны тапмаска үгетләвен беләм, имеш, хәвефле. Җавабым шул: сәламәт хатын-кыз гына балага уза. Йөкле икән инде, нигә тапмаска ул баланы? Монда яшьнең бернинди дә тәэсире юк. Бала табарга сәләтле чорыгызда сәламәтлегегез турында кайгыртырга кирәк.
Читайте нас