Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Сәламәтлек
2 Марта 2020, 10:50

Доктор Малиевский киңәшләре

Туймазыда Уфа табиблары – тар белгечләр кабул итте

— Балалар эндокринологына эләгү җиңел түгел – республикада бу тармак табиблары җитми. Монда исә 30 ел стажлы профессор кабул итә, – дип сөенде балаларын дәваханәгә Уфа табибы, БДМУның госпиталь педиатриясе кафедрасы мөдире Олег Малиевскийга алып килгән ата-аналар.
Безнең район – үткән сишәмбедә Олег Артурович Республика кардиология үзәге, Башкортстан дәүләт университеты клиникасы, Уфа шәһәренең 13, 18нче хастаханәләре табиблары белән төбәк халкын кабул итү өчен килгән унбишенче район инде.
Республика клиникалары табиблары халыкны төбәкләрдә былтырдан кабул итә башлаган. Бу юлы өч бригада исәбенә тар белгечләр дә кергән: невропатологлар, кардиологлар, гастроэнтерологлар, пульмонологлар, офтальмологлар, оториноларингологлар, акушер-гинекологлар, гинеколог-репродуктологлар бу. Нәтиҗәдә кешеләрнең консультация алу, шул исәптән дәвалау билгеләү, өстәмә тикшеренү мөмкинлеге туган.
Бу бигрәк тә озайлы авыруларга дучар кешеләр өчен мөһим. Кешенең тормыш сыйфаты, аның гомер дәвамлылыгы нәкъ табиб билгеләгән дәвалауга бәйле.
Малиевскийга күренергә эндокрин системасында тайпылышлар булган, шул исәптән шикәр диабеты һәм калкансыман биз авыруларыннан иза чигүче ике дистәләп нәни авыру килгән.
— Калкансыман биз авыруларының төп сәбәбе – йод кытлыгы, – ди Олег Артурович. – Үсеп килүче буынга исә аның, өлкәннәргә караганда, тагын да күбрәк таләп
ителүен исәпкә алсак, балаларның ни сәбәпле бу хәвеф төркеменә эләгүе аңлашыла. Балачактан эндокринологка даими күренү мөһим. Һәм кулланган ризыгыбызда йод җитәрлек күләмдә булуын хәстәрләргә кирәк. Иң гади юлы – азык әзерләгәндә йодлаштырылган тоз куллану. Һәм табиб күрсәтмәсе буенча йодлы препаратлар
эчү.
– Хәзерге заманның тагын бер көнүзәк мәсьәләсе – шикәр чире. Бүген ул көннән-көн “яшәрә” – мәсәлән, беренче төр диабет белән нәни балалар да авырый.
Артык авырлык та эндокрин системадагы «көйсезлек»ләрнең сәбәбе булырга мөмкин, аңардан төрле яшьтәге кешеләр иза чигә. Бу аз хәрәкәтләнү һәм сыйфатсыз азык куллану нәтиҗәсе. Шушы сәбәпләрдән арынсагыз – сәламәтлеккә кагылышлы мәшәкатьләрнең байтагы үткәндә калачак.
Өлкәннәрне табиблар 2нче дәваханәдә кабул итте. Шәһәр халкы кардиолог, гастроэнтеролог һәм башка белгечләр киңәшен тыңлый алды.
– Тәҗрибәле белгечләргә күренергә бару безнең ише авыру халыкка ерак та, авыр да. Аларның Туймазыга үзләре килүе яхшы, – ди гасстроэнтерологка күренергә килгән олы яшьтәге туймазылы.
Авыруның ашказан-эчәк юлында җитди тайпылышлар ачыкланган, ул аларны төбәктәге табиб билгеләгән дәва ярдәмендә хәл итә. Әмма күптән түгел ашказаны борчый башлаган. БДМУ профессоры Гөлнара Камалтдинова тикшеренү һәм анализ нәтиҗәләрен игътибар белән өйрәнеп, аңа тагын бер диаг-ноз куйды һәм яңа дәвалану курсы билгеләде.
Дүрт көн дәвамында башкала табиблары соңгы авы-
ругача кабул итте, һәркайсына кимендә ярты сәгать вакыт бүлде. Кемнедер төбәк стационарына дәваланырга җибәрде, егермеләп кешегә республиканың юнәлешле үзәкләренә өстәмә дәвалануга юллама бирелде. Шушы дәвердә Уфа табиблары 800ләп кешене кабул итте.
Моннан тыш, белгечләр “Картаямени ул йөрәк?!” иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән очрашты һәм олы яшьтәге туймазылыларга йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш әгъзалары авыруларын кисәтү чаралары турында бәян итте.
Кардиолог, гинеколог-репродуктолог, акушер-гинеколог һәм пульмонолог киңәшләрен гәзитнең киләсе саннарының берсендә бәян итәчәкбез.
Читайте нас