Аеклыкны көндәлек тормыш рәвешенә әверелдерү өчен, “Эчмәгез!”, “Эчкечелеккә каршы көрәш!” ише өндәмәләр генә аз. Башкалар исәбендә табиблар тарафыннан да куәтле ярдәм таләп ителә, алар кешеләргә хәмернең зыяны турында гына сөйләп калмаячак, үз сәламәтлеген кайгыртырга өйрәтәчәк.
Шушы көннәрдә Туймазы үзәк район хастаханәсе “Аек авыл” бәйгесенең республика өлешендәге чараларда чәмле катнашты. Анда катнашкан Гафуров авылына үзәк район хастаханәсе карамагында оештырылган Сәламәтлек үзәге белгечләре юл тотты.
Табиблар Гафуров мәктәбе укучыларын карады. Алар үсмерләрнең рухи-физиология һәм гомуми сәламәтлек торышын бәяләде, йөрәк эшчәнлеген тикшерде, әңгәмә барышында балаларның борчылу сәбәпләрен ачыклады, сәламәт туклану, физик чәмлелек җәһәтеннән киңәшләр бирде.
Өлкәннәрне табиблар күчмә ФАПта кабул итте. Анда профилактика максатында медицина тикшерүе, диспансерлау, консультация үткәрелде. Ирекле ярдәмчеләр аларның буен, авырлыгын үлчәде, сәламәт тормыш рәвеше, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авырулар, аларны кисәтү турында күрсәтмәләр таратты.
Бу көнне Гафуровта йөздән артык кеше табиб-ларга күренде.