Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Сәламәтлек
10 Февраля 2020, 08:00

Битлек киябез

6 февральдән районда грипп һәм башка йогышлы кискен тын юллары авырулары таралу-эпидемиягә каршы көрәш чаралары игълан ителде.

6 февральдән районда грипп һәм башка йогышлы кискен тын юллары авырулары таралу-эпидемиягә каршы көрәш чаралары игълан ителде. Димәк, хастаханәләрдә, халыкка хезмәт күрсәтүче башка оешмаларда битлек режимы кертелде, дезинфекция-йогышсызландыру режимы көчәйтелде, районда күмәк-мәдәни чаралар оештыру чикләнде.
Үткән атнада кискен тын юллары авыруларына 1259 туймазылы дучар булган. Шул исәптән 961 бала. Гриппның дүрт очрагы теркәлгән. Күпьеллык авыру күрсәткече 25 процентка арткан, дип хәбәр итә "Роспотребнадзор"ның БР төбәк бүлеге белгеч-эксперты Алия Газетдинова.
Фото: 101zabava.club
Читайте нас