Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Дождь
Сәламәтлек
4 Февраля 2020, 07:05

Генетиклар һәм педиатрлар кирәк

Районга эшкә былтыр 36 табиб кайткан.

Районга эшкә былтыр 36 табиб кайткан. Әмма яшь алмашка ихтыяҗ бар әле: тар белгечләр җитми, терапевт һәм педиатрлар кирәк. Шуңа күрә районыбызга яшь медицина алмашы җәлеп итү эше дәвам итә. Аларның сафларын тулыландыру өчен мөмкинлекләр байтак: бүген илебезнең медицина оешмаларында Туймазыдан 252 кеше белем ала.
Махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары белән очрашу барышында Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин, аның урынбасары Ирина Беляева саннарга һәм дәлилләргә тукталды.
Аларның сүзләренә караганда, бүген яшь белгечләргә төрле яклап ярдәм күрсәтелә: тәүге өч елда хезмәт хакына саллы өстәмә түләнә, фатир, тулай торактан бүлмә, шәхси йорт салу өчен җир бүленә.
33 табиб – “Авыл табибы”, 15 белгеч “Авыл фельдшеры” программаларында катнаша.
Шушы программалар кысаларында торак сатып алу өчен саллы акчалата субсидияләр бүленә.
Үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре әзер кадрларны җәлеп итү белән генә чикләнми, яңа эш башлаучы табибларны үз канаты астына ала. Механизм җайга салынган: алтынчы курстан соң Туймазы хастаханәсе студентка ординатурага юллама бирә. Алмашка исә ике ел дәвамында, укуын төгәлләгәнче безнең дәваханәләрдә яки хастаханәләрдә эшләячәк белгечкә ия була.
Бүген шул рәвешле Туймазы үзәк район хастаханәсендә 36 клиника ординаторы эшли.
– Медицина тармагын сайлаучылар җиңел тормышка исәп тотарга тиеш түгел. Әмма безгә яхшы хезмәт хакы түләнә. Мин бу кадәр көтмәгән идем, – ди икенче ел шундый шартларда эшләүче яшь терапевт Алмаз Хәбибуллин. – Минем хезмәт хакы, мәсәлән, 50 мең сумнан да ким булмый. Кайвакыт 70 мең дә чыга. Барысы да кизү тору һәм хезмәтләндерү участогына бәйле. Шуңа 11 мең сум стипендия өстәлә. Яшәргә була!
Яшь табибларның күбесе туган районнарына кайтырга теләвен белдерде. “Травматолог булырга телим. Мин диплом алуга Туймазыда яңа травматология-хирургия корпусын төзеп өлгертәчәкләрме?” – дип кызыксынды БДМУның өченче курс студенты Владимир Дольников. “Генетик-биологка укыйм. Туймазыда шушы юнәлештәге белгечләргә ихтыяҗ бармы?” – дип сорады Казан федерация университетының өченче курс магистранты Ирина Фәрухшина. “Фармакадемия тәмамлаучыларга урын бармы? Педиатрлар өчен? Фельдшерлар? Эшсез калмас өчен, кайсы юнәлешне сайларга?” – дигән сораулар яудырды студентлар. Һәм һәркайсына җентекле җавап алды.
– Алты катлы травматология-хирургия корпусының проекты әзерләнә, шуңа күрә яшь белгечләрне сабырсызланып көтәбез, – дип җавап бирде үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре. – Генетик-биолог эшчәнлеге өчен бездә 11 лаборатория бар. Буш эш урыннарына килгәндә: безгә педиатрлар, реаниматологлар, неонатологлар, акушер-гинекологлар кирәк. Әмма башта терапевтка яки педиатрга укырга киңәш итәбез. Аннары теләсә кайсы юнәлеш буенча махсуслашырга була.
Читайте нас