Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Облачно
Сәламәтлек
30 Января 2020, 06:35

Вирус йөри. Сакланыгыз

Республикада грипп белән авыруның санаулы очраклары теркәлгән

Башкортстанда соңгы атналарда кискен тын юллары авырулары үсеше күзәтелә. Гыйнварның үткән атнасында гына да
20 меңләп кеше авырган. Гриппның А һәм В төре белән авыруның җиде очрагы мәгълүм.
Гриппның ике төренең дә төп билгеләре – гомуми хәлсезлек, ютәл, югары температура. А төрендәге грипп кешегә дә, хайваннарга да йога. Гадәттә аның чыганагы булып кыргый кошлар исәпләнә. Бу авыруны кешедән йоктыру ихтималы да зур, өстәвенә, һава-тамчы юлы аша гына түгел, кагылудан, мәсәлән, ручка, тәлинкә аша да. Нәкъ А гриппы күмәк эпидемияләргә сәбәпче була.
В төрендәге грипп һава-тамчы юлы аша күчә. Аның билгеләре А төреннән аерылмый, әмма ул кадәр үк аянычлы түгел.
Табиблар билгеләвенчә,
В төрендәге грипп җиңелрәк кичерелә, шуңа күрә гриппның бу төре моннан соң да статистикада төп урынны биләр дигән өметтә кала. Әмма эпидемия очрагында Башкортстанда хастаханәләр, дәваханәләр һәм табиблар авыруларны кабул итәргә әзер.
Туймазы районында исә хәл әлегә имин: грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән, кискен тын юллары авырулары үткән ункөнлеккә чагыштырганда алты процентка кимегән. Шундый диагнозлы авырулар саны 955тән 895кә калган. Әмма авыручыларның күпчелеге балалар булуын исәпкә алсак, бу да күп. Вирус 652 баланы аяктан еккан.
Шуңа күрә табиблар элеккечә халык күп җыелган урыннарда йөрмәскә, авырулар белән аралашмаска, битлек кулланырга киңәш итә. Урамнан кергәч һәм җәмәгать транспортында йөреп кайтканнан соң кулларны мотлак сабынлап юарга, борын тишекләрен тозлы су белән юдырырга кирәк.
Йокы режимыннан тайпылмау, сәламәт туклану зарур, С витаминына бай ризыкларга өстенлек бирегез, ул вируска каршы көрәшергә ярдәм итә. Бу витаминга тозлы кәбестә, лимон, киви, мандарин, әфлисун, грейпфрут бай.
– Хәзер дөньяда тагын бер афәт ачыкланган – яңа коронавирус. Илебездә бу авыруга шик туып, берничә кеше хастаханәгә урнаштырылган, шул исәптән Башкортстаннан да биш кеше. Димәк, саклык чаралары күрү артык булмас, – ди Туймазы үзәк район хастаханәсе эпидемиологы Наил Дәүләтханов. – Уфадан Кытайга очу өлешчә чикләнде. Азия илләреннән килгән пассажирларны тепловизор ярдәмендә тикшерәләр. Авыруның тәүге билгеләре ачыклану белән медицина оешмаларына мөрәҗәгать итү зарур.
Читайте нас