Ярыш программасы 1, 3, 6 километр арага күмәк узышудан гыйбарәт. Моннан тыш, җитәкчеләр һәм сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында да ярышлар каралган. Ярышларда теләге булган һәркем катнашала – җенесе, яше, яшәү урыны буенча чикләү юк. Табибтан белешмә булу зарур.
Ярышлар “Русия чаңгы юлы- 2020” чарасы кысаларында узачак. Ул илебездә ел саен февральнең икенче шимбәсендә үтә.