Күп очракта авырулар инсульт кичерүен аңламый да кала. Югыйсә, беренче ярдәм никадәр тизрәк күрсәтелсә, авыруның исән калу һәм тернәкләнү ихтималы да арта. Әгәр медиклар инсульттан соң тәүге алты сәгатьтә ярдәм күрсәтә алса (“алтын тәрәзә” дип атыйлар бу дәверне), кешене үлемнән һәм хәрәкәтләнү сәләтен җуюдан тулысынча саклап калу ихтималы зур.
Инсульт гадәттә билгесез башлана. Әмма берничә минуттан баш мие күзәнәкләре туклану җитмәүдән һәлак була.
Сак булыгыз, әгәр:
⁃ йөзегезнең, кул-аякларыгызның кискен хәлсезләнүен тойсагыз;
⁃ ушыгызны югалтып, сөйләү һәм аңлау сәләтен җуя башласагыз;
⁃ бер яки ике күзегезнең дә начараюын тойсагыз;
⁃ йөрешегез бозылса, башыгыз әйләнсә, тигезлекне яисә координацияне югалтсагыз;
⁃ кинәт һәм нык итеп башыгыз авырта башласа.
Үзегездә яисә якын кешегездә инсульт билгеләрен ничек ачыкларга?
⁃ Тешегезне күрсәтеп, авызыгызны киң итеп ерырга тырышыгыз. Инсультта елмаю табигыйлыгын җуя, ул киеренке була, ырылдауга охшый, яисә бер яклы, чалыш елмаю килеп чыга.
⁃ Күзегезне йомыгыз, кулларыгызны күтәрегез һәм шул килеш 10 секунд басып торыгыз. Бер кулыгыз бөтенләй күтәрелмәсә, бу инсульт билгесе димәк.
⁃ Бер җөмләне берничә тапкыр кабатлагыз, мәсәлән: “Бүген иртән көн аяз иде”. Кан тамырларындагы кис-кен тайпылыш очрагында кешегә бу биремне башкарып чыгу катлаулана.
Инсультны алдан кисәтү мөмкин түгел. Әмма аңа китергән сәбәпләрне киметергә мөмкин. Сезгә:
⁃ кан басымын һәм кандагы холестеринны даими күз уңында тотарга;
⁃ тәмәке тартмаска, хә-мер эчмәскә:
⁃ тозны аз кулланырга, тозлы консерва, ярымфабрикатлар ашамаска, гади шикәрдән һәм терлек маеннан баш тартырга;
⁃ күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк.
Моннан тыш, исегездә тотыгыз: инсульт 55 яшьтән өлкән кешеләрдә һәм якын туганнары инсульт кичергән кешеләрдә ешрак була.