Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Сәламәтлек
14 Января 2020, 10:00

Витаминнар эчү зарур

Кышкы айларда кешегә кояш нурлары йогынтысында җитештерелә торган D витамины бик кирәк

Кышын кояшлы көннәр сирәк булу сәбәпле, махсус препаратлар куллану бик мөһим. D витамины сөт продукциясендә, йомыркада, сөләйман (лосось) һәм тунец балыкларында бар.
Шулай ук, ноябрьдән мартка кадәр еш кына В төркеме витаминнары дефициты күзәтелә. Алар стресслы хәлләрне һәм депрессияне җиңәргә булышучы витаминнар булып тора. В витамины бөртеклеләрдә, яшел тәмләткечләрдә, авокадода, чүпрәдә һәм шпинатта аеруча күп.
Кыш көне организмда тимернең җитәрлек булуы бик мөһим, ул кан тамырларын һәм йөрәкне сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә.
Салкын вакытта омега-3 майлы кислоталары арыганлык һәм начар кәеф белән көрәшергә ярдәм итә, алар майлы диңгез балыкларында һәм чикләвектә күп.
Электрон киң мәгълүмат чаралары киңәшләреннән файдаландык.
Читайте нас