Туймазы районында эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру белән шөгыльләнүче төбәк операторы эшчәнлеге белән танышты, җәмәгать, спорт объектларын карады.
Тимер юл кичүе кирәк
10 гыйнварда балалар дәваханәсе тәүге пациентларын кабул итәчәк. Радий Хәбиров табиб һәм процедура кабинетларын карады, пациентларның маршруты ничек оештырылуы белән кызыксынды. Яшь белгечләр һәм медицина хезмәткәрләре белән очрашу вакытында төбәк Башлыгы республика киләчәктә дә сәламәтлек
саклау оешмаларының матди-техника базасын ныгыту, Башкортстанда эшләргә теләгән табибларга һәм медицина югары уку йортын тәмамлаучыларга ярдәм күрсәтү дәвам итәчәген билгеләде, шул исәптән квалификация күтәрү җәһәтеннән дә. Үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре белән Радий Хәбиров хирургия корпусы төзү һәм өлкәннәр дәваханәсен җентекле ремонтлау мәсьәләләрен тикшерде.
Шул ук көнне Радий Хәбиров яңартылган тимер юл вокзалына сугылды, биредә “Русия тимер юллары” җәмгыяте 2019 елда җентекле ремонт үткәрде. Нәтиҗәдә алгы як һәм эчке биналар, тирә-як биләмә үзгәреш кичерде, халыкның хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле катламы өчен каршылыксыз мохит булдырылды.
Район башлыгы Айдар Суфиянов сүзләренә караганда, иң көнүзәк мәсьәләләр исәбендә – тимер юл кичүе төзү. Радий Хәбиров “Русия тимер юллары” җәмгыяте белән берлектә бу мәсьәләне тикшерү бурычын йөкләтте.
Чүп өчен фандоматлар
“Экология Т” җәмгыяте – каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру белән шөгыльләнүче төбәк операторларының берсе.
Былтыр “Экология Т” җәмгыяте республика бюджетыннан 17,5 млн сум субсидия алган. Бу акча сигез берәмлек махсус техника сатып алу чыгымнарын капларга ярдәм иткән. Моннан тыш, компания үз акчасы исәбенә күләмле калдыкларны ваклаучы сәгатенә 40 тонна куәтле җиһаз сатып алган.
Республика Башлыгы диспетчер үзәге эше белән танышты һәм төбәк операторының киләчәккә планнары уңаеннан фикер алышты, шул исәптән районнарда чүпне сортларга аеру станцияләре төзү турында да, бу урыннарда табигый калдыкларны күләмле чүптән һәм эшкәртелүче өлешләрдән аеру мөмкинлеге бирәчәк.
Халыкны чүпне аерым җыюга җәлеп итү өчен предприятие кулланылган әрҗә-капларны кабул итү автоматлары (фандоматлар), шулай ук башка махсус техника сатып алырга җыена.
Спорт җиһазларына
3,25 миллион сум
Республика Башлыгы “Башнефть” компаниясе ярдәме белән төзелгән “Туймазы-Арена” универсаль спорт боз сарае белән танышты, хоккейчыларның, бозда нәфис шуучыларның, дзюдочыларның чыгышларын карады, яшь спортчылар белән әңгәмәләште, 2нче спорт мәктәбе директорына хоккей кирәк-ярагы сатып алуга 3,25 миллион сумлык сертификат тапшырды.
– Спорт комплексы әсәрләндерде, – диде Радий Фәрит улы. – Район башлыгының һәм халыкның эшләргә теләге булуын күрсәм, без һәрвакыт аларга ярдәм кулы сузабыз. Шуңа күрә бүгенге эш сәфәремнең нәтиҗәсе буларак, районда тагын бер спорт объекты төзеләчәк.
Район башлыгы Айдар Суфиянов белән Радий Хәбиров муниципалитетны үстерү мөмкинлекләрен тикшерде. Айдар Рифгать улы республика җитәкчесенең үткән елгы эш сәфәре нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр үтәлеше турында хисап тотты. Атап әйткәндә, сүз мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын җентекле ремонтлау, авыл биләмәләрен сыйфатлы су белән тәэмин итү турында барды.