Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Сәламәтлек
24 Декабря 2019, 06:40

Бормашина – искиткеч шәп!

Үзәк район хастаханәсенә яңа стоматология җиһазлары кайтты

Быел яз республика Башлыгы Радий Хәбиров балалар стоматологиясе кабинетлары җиһазларын яңартуга кагылышлы күрсәтмәгә кул куйды. Бу максатта акча төбәк бюджетыннан бүленде.
Шушы көннәрдә Туймазы үзәк район хастаханәсе биш яңа стоматология җайланмасына ия булды.
– Яңа җиһаз тоташ электроникадан тора, әмма безнең яшь белгечләр аның барлык мөмкинлекләрен дә өйрәнде инде, – ди шәһәр стоматология дәваханәсе мөдире Ильмира Мөстәкыймова. – Аның эшне тизләтүче һәм сыйфатын яхшыртучы өстәмә мөмкинлекләре байтак. Пломбаны катыру өчен махсус лампа, рентген сурәтләрен карау өчен негатоскоп та бар. Эш кырын яктыртучы лампа да каралган, ул өч режимда эшли. Аны кабызу өчен төймәгә басу таләп ителми, яныннан учың белән кагылып үтү дә җитә.
Көн саен балалар стационары 150ләп пациентны кабул итә. Туймазы стоматологлары киләсе елның гыйнварыннан көн саен 8нче мәктәптә кабул итәчәк, анда шушы көннәрдә стоматология кабинеты җиһазланды. Яңа җиһаз республика “Взлетай” проектының “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында кайтты. “Взлетай!” мәгариф проекты – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме. “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында стоматология кабинетлары республика буенча 800дән артык кеше белем алган барлык мәктәпләрдә дә ачыла. Барлыгы шундый 61 кабинет булачак.

Читайте нас