Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Облачно
Сәламәтлек
19 Декабря 2019, 07:55

«Табиб хәзер үзе килә, барып йөрисе дә юк»

Туймазы районы буйлап күчмә фельдшер-акушер үзәге хәрәкәт итә

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белән район хастаханәләренең баш табибларына күчмә фельдшер-акушер үзәкләре ачкычларын тапшырды. Туймазы үзәк район хастаханәсенә дә бер күчмә ФАП бүленде.
Берничә көннән авылларда яшәүче пациентларны тикшерү өчен тәгәрмәчле ФАП юлга чыкты. Алар белән бергә безнең хәбәрче дә Каран-Бишенде авылында (Югары Бишенде авыл советы) булып кайтты.
Һәр пациент күз уңында булырга тиеш
– Киттекме? – дип елмайды шәфкать туташы Альбина Овчаренко, машинага утырып. Табиб-терапевт Светлана Шаһабетдинова белән тагын бер шәфкать туташы Айгөл Гыймазова биредә урын алган иде инде.
Дөресен әйткәндә, юлга җыенганда без салкында һәм кысанда чокыр-чакырлы юллардан барырга әзерләнгән идек. Күчмә үзәк исә чып-чын тәгәрмәчле йорт булып чыкты. Машина өч өлешкә бүленгән. Анда шулкадәр җылы, кузгалып китү белән өс киемен салырга туры килде, аны моның өчен махсус тәгаенләнгән шкафка урнаштырдык. Машина бик йомшак бара, бу пациентлар өчен кулай.
Медиклар кызыксынып машина эчендәге шкаф һәм капчыклардагы әйберләрне өйрәнә башлады. Аларның күзендәге шатлык очкыннарыннан барысы да аңлашылды: ФАПның җиһазланышын-нан белгечләр канәгать.
– Бигрәк шәп! Биредә диабетлы авыруларга комага киткән очракта беренче ярдәм, ашыгыч гинекология ярдәме күрсәтү өчен бөтен җиһаз бар! – дип аңлатты алар.
Табиблар юлда булган арада Югары Бишенде фельдшер-акушер үзәге фельдшеры Гөлнара Хәбипова Каран-Бишендедә яшәүчеләргә янә бер кат шалтыратып чыккан. Үзәк килеп җитүгә авыл кибете янында бер төркем халык җыелган иде.
Машина туктау белән медиклар шундук җиһазларын әзерләде. Иң зур бүлектәге махсус өстәлдә Альбина Зөфәр кызы кан анализы алу өчен пробирка һәм шприцларын җәеп салды.
– Гомуми, биохимия һәм ВИЧ-инфекциягә кан анализы алачакбыз, – диде ул.
Шәфкать туташы Айгөл Таһир кызы ЭКГ җиһазын әзерләде, һәм тиздән беренче пациент ФАП бусагасын атлап керде.
– Кан басымым бимазалый, – дип зарланды Флүрә Фәвәрис кызы. – Ярый әле сез килдегез. Иремне та-
библарга күренергә күн-дерә алмый идем. Сезгә исә бер сүзсез килде.
Табиб бу апаны караган арада иреннән анализ алдылар һәм электр кардиограммасы төшерделәр.
– Сез бу ФАПка килгән беренче кеше, – дидек Флүрә Фәвәрис кызына. – Ул районга күптән түгел генә кайтарылды.
– Әйтәм аны биредә барысы да яңа һәм үзенчәлекле, – дип елмайды ул. – Бик уңайлы икән бу. Өлкәнрәкләр өчен аеруча кулай. Аларга Туймазыга барып анализлар тапшыру бик авыр иде.
Аннары өлкән яшьтәге пациент керде. 85 яшьлек Фәрхидә апа иртән кан басымы уйнаудан һәм башы авыртудан зарланды. Табиб элек билгеләнгән дәвалау схемасын тикшерде, аңа төзәтмәләр кертте. Һәм әбине анализ тапшырырга озатты.
– Хәзер үк тапшырырга мөмкинме? – дип шатланды әби. Димәк, аңа шәһәргә барып йөрергә туры килмәячәк.
Терапевт Светлана Ирек кызы Туймазы үзәк район хастаханәсендә икенче ел эшли. Авырулар беренче минуттан ук ни өчен беренче кабул итүгә нәкъ аны җибәрүләрен аңлый: табибның җентеклелеге һәм игътибарлылыгы авыруны тиз арада ачык-лау һәм дәвалау мөмкинлеге бирә.
Чираттагы пациентны тикшерү аны сагаерга мәҗбүр итте: кардиограмманы карап, ул УЗИга юллама язды һәм аны өстәмә тикшерүгә чакырды.
– Күрсәткечләр сезнең яшькә хас түгел, – дип аңлатты ул.
Табиб белән бергә авыл фельдшеры да эшләде. Гөлнара Миңнешаһит кызы бу якларда берничә дистә ел яши һәм хезмәт сала. Кимендә 800 якташының сәламәтлек торышы турында хәбәрдар ул. Табиб килүгә пациентлардан да ныграк шатлана.
Бу авылда кабул итүне тәмамлап, Югары Бишендегә китәбез.
– Эшемне кешеләргә ярдәм итә алганым өчен яратам, – диде Шаһабетдинова кире кайтканда. – Хәле мөшкелләнгән кеше безгә кабул итүгә килә. Без эзлибез, тикшерәбез, сәбәбен табабыз. Һәм кеше терелә. Бу шатлык түгелмени? Биредә заманча техника һәм җиһазларның ярдәме әйтеп бетергесез.
Читайте нас