Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Сәламәтлек
25 Ноября 2019, 07:07

Шофёрлар өчен медицина тикшерүен яңа кагыйдә буенча үтүне җәйгә күчерделәр

22 ноябрьдә автомобильгә идарә итү таныклыгын алуның яңа тәртибен кертү күздә тотылган иде

Җәмгыять

Шофёрлар өчен медицина тикшерүен яңа кагыйдә буенча үтүне җәйгә күчерделәр

22 ноябрьдә автомобильгә идарә итү таныклыгын алуның яңа тәртибен кертү күздә тотылган иде. Ул алкогольгә, наркотикларга һәвәслекне ачыклаучы ике өстәмә анализ бирүне күздә тота.

Анализлар кыйммәтле, шуңа күрә медицина тикшерүе бәясе дә артачак. Бу яңалык илебезнең дәвалау оешмаларында чиратлар барлыкка килүгә китерде, халык закон көченә кергәнче иске бәягә тикшеренү үтеп калырга ашыкты.

Бу вакыйга уңаеннан Русия Президенты Владимир Путин канәгатьсезлек белдерде. Ул Сәламәтлек саклау министрлыгының карарын тәнкыйтьләде һәм яңалыкларны өлешләп кертергә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, Сәламәтлек саклау министрлыгы үзгәреш кертүне 2020 елның 1 июленә кадәр чигерде.
Читайте нас