Имангул авылында фельдшер-акушерлык үзәге төзү ихтыяҗы күптәннән килә. Медицина ярдәме сорап, авыл халкы күрше Серафимовкага мөрәҗәгать итә, анда исә турыга автобус юк.
Кешеләр җәяүләп яки юлда очраган машиналарда юл чатына чыга, аннары “Туймазы-Серафимовка” автобусына күчеп утыра. Бересклет хуҗалыгы һәм Көектамак авылы халкы өчен дә хастаханәгә бару чын сәяхәткә әверелә. Әмма яңа ФАП төзелгәннән соң шушы өч авылда яшәүче барлык 200 кешене дә Имангулда хезмәтләндерә алачаклар.
Бу объект федерация бюджеты акчасына “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Пермьнән килгән подрядчының эшне тиз тотуына караганда, дәвалау оешмасын ачу озак көттермәячәк. Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин сүзләренә караганда, табибларга биредә кулай эш шартлары, авыруларга сыйфатлы медицина хезмәте тәэмин ителәчәк.
– Төзелеш мәйданын сайлауга гаять җитди карадык, – дип сөйли Югары Бишенде авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ринат Миңнуллин. – Бөтен нечкәлекләр дә исәпкә алынды, шул исәптән хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен ФАПка кулай үтеп керү юллары да. Мәйданчыкны тигезләү өчен биләмәдән кимендә бер мең кубометр туфрак чыгарылды.
Подрядчылар бер атна дигәндә металл субайлар какты, стена кысаларын һәм түбә күтәрде. Хәзер стеналарны сэндвич-панельләр белән тышлыйсы калган. Шушы эш төгәлләнү белән, бинага су, җылылык үткәреләчәк, янгын хәвефсезлеге системасы корылачак.
Бүгенгә районда 51 фельдшер-акушер үзәге эшли, анда кимендә 64 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтелә.