Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Сәламәтлек
24 Октября 2019, 07:22

Балачакның мәкерле дошманы

Кыйшайган арка, бөкрәеп йөрү, бер кулбашның икенчесеннән биегрәк булуы – балагызда тагын нинди кимчелекләр искә алганыгыз бар?

Кыйшайган арка, бөкрәеп йөрү, бер кулбашның икенчесеннән биегрәк булуы – балагызда тагын нинди кимчелекләр искә алганыгыз бар? Җавап нинди генә булса да, атап үтелгән билгеләр чаң кагу һәм ортопедка мөрәҗәгать итү өчен җитди сәбәп. Баланың умыртка баганасы кәкрәюне вакытында ачыклау турында Туймазы үзәк район хастаханәсенең 1нче дәваханәсе табиб-ортопеды Роберт Галиев бәян итә.

– Роберт Бәзгытдинович, умыртка баганасы кәкрәюгә нинди гадәтләр сәбәпче?

– Аз хәрәкәтләнү: балаларыбыз хәзер урамда бик аз йөри, спорт белән бик сирәк шөгыльләнә. Аның каравы, селкенмичә дә телефон, компьютер алдында утыра.

– Кайсы очракта сынны дөрес-төз дип әйтергә мөмкин?

– Буй-сынны бәяләү өчен гади тест үткәрегез: баладан стенага аркасы белән басып, калак сөякләре һәм үкчәләрен терәвен үтенегез. Баланың сыны төз икән, арт чүмеч, янбаш, балтыры да стенага терәләчәк.

– Бөкрәюнең беренче билгеләре нинди?

– Иңбашлар, калак сөякләре тигезсезлеге, имчәкнең берсе аста, берсе өстәрәк булу ата-аналарны уйландырырга тиеш. Шушы билгеләрне искә алу белән табибка йөгерү зарур. Югыйсә, нәфислек югалу өстенә, эчке әгъзаларга зыян киләчәк. Умыртка баганасы бөкрәю нәтиҗәсендә йө-рәк эшчәнлеге бозылырга, баш авыртырга мөмкин.

– Ничә яшьтә чаң сугарга мөмкин?

– Баланың кинәт үсү чорында – 7-8 һәм 10-12 яшьләрдә.

– Бу хәвефтән ничек арынырга?

– Әлбәттә, физкультура белән шөгыльләнеп. Һәм дәрестә генә дә түгел. Бала даими шөгыльләнсен өчен өйдә турник яисә аркылы борыс урнаштыру зарур. Бу ким дигәндә. Йөзәргә, каты урында йокларга кирәк.

Баланы каты матраста йокларга яшьтән өйрәтегез. Сабыйны умыртка баганасы һәм мускуллары ныгымас борын атларга мәҗбүр итмәгез. Аны 2-3 яшьтән урындыкта дөрес утырырга өйрәтегез.

Урамда йөр-гәндә баланы җитәкләмәгез – буйда аерма зур булу сәбәпле, аңа кулын артык нык сузарга кирәк, бу исә сын формалашуга кире йогынты ясый. Иң яхшысы – махсус йөгән куллану.

Балага урындык һәм өстәлне аның буена карап сайлагыз. Компьютер өчен арка һәм муенны терәрлек, терсәкләрне куярлык яхшы кәнәфи сынны дөрес формалаштырырга ярдәм итә. Укучы балага бер як иңгә асылучы биштәр түгел, тоташ аркага авырлык тигез төшәрлек ранец сатып алыгыз. Аны аякны аякка салу кебек начар гадәттән арындырыгыз – бу да сын бозылуга китерә.

Туклануын күздә тотыгыз. Рацион үсеп килүче организм барлык матдә һәм микроэлементларга туенырлык итеп төзелергә тиеш. Зарарлы майлы, баллы, камыр ризыкларын киметегез – алар артык авырлыкка китерә. Бу исә үз чиратында сөлдәгә йөкләнеш тигез бүленмәүгә сәбәпче була. Беренче карашка вак-төяк кимчелекләр яшь һәм авырлык арткан саен катлаулана.

Дөрес сайланган аяк киеме шул ук яссытабанлылыктан арындырырга мөмкин. Гадәттә аның тәэсирендә балаларның буй-сынында тайпылышлар күзәтелә.

Ләлә МУСИНА.
Читайте нас