Соңгы елда республика халкы медицина өлкәсендә яшь алмашка кытлык кимүне сизә.
Кешеләрнең төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгатьләре кимү сөйли бу хакта: сигез айда табиблар җитмәүдән зарланып бер генә дәгъва да килмәгән, былтыр исә 128 гариза кабул ителгән. БР сәламәтлек саклау министры вазифаларын үтәүче Максим Забелин “Сәламәтлек сәгате” киңәшмәләренең берсендә хәбәр итте: узган елның көзеннән агымдагы елның җәй ахырына кадәр республика 457 табибка баеган. Һәм “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты нигезендә төбәк “БР сәламәтлек саклау системасында медицина оешмаларын квалификацияле алмаш белән тәэмин итү” проекты кысаларында медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү эше дәвам итә.
Туймазының “медиклар гаскәре” янә тулыланды
Соңгы елларда муниципалитет һәм үзәк район хастаханәсе хакимиятләре яшь алмаш җәлеп итү буенча чәмле эш алып бара. Балалар сәламәтлеген саклауга игътибар аеруча зур. Мәсәлән, бүген балалар дәваханәсендә табиб-педиатрлар җитәрлек.
Быел Туймазы үзәк район хастаханәсенә тугыз участок педиатры, балалар хирургы һәм балалар эндокринологы эшкә урнашкан. Эшкә күмәкләп алуның бердәнбер очрагы бу. Элек белгечләр елына 1-2 кешегә генә арта иде.
...Балалар дәваханәсе, 6нчы кабинет. Биредә ике сменада чиратлап яшь педиатрлар Юлия Юрьева һәм Алсу Шәфыйкова кабул итә.
Иртәнге сәгать сигез. Сменага Юлия Алексеевна баса. Ак халаты белән кәпәчен киеп куюга ишектән хәвефкә калган әни башын тыкты: “Мөмкинме?”
– Доктор, бала төне буе ютәлләде, борыны тыгылды, сез теге юлы билгеләгән препарат белән юдыртырга туры килде, – диде сабый баласын җитәкләгән әни.
– Ютәле корымы? Температурасы бармы? – дип сораштырды педиатр. Бу вакытта сабый кызыксынып кабинетны өйрәнде. Әнисе белән сөйләшкән табиб, елмаеп, аны күзәтте: димәк, дәвалануның файдасы бар.
Алар чыгып китүгә үк бер төркем килеп керде – гаиләдә ике бала да чирләгән. Берсенә дәвалау билгеләп, икенчесен ортопедка консультациягә җибәреп, Юлия Алексеевна күз чите белән генә өйгә чакыртучылар исемлегенә карап ала: төштән соң дистәләгән адрес буенча барасы бар, димәк.
Чират зур булуга карамастан, ул җитез эшләргә тырыша. Пациентлар белән аралашканда ашыкмый: һәркайсының тамагын карый, үпкәләрен тыңлый, кирәк икән – лимфа төеннәрен капшый.
– Ни өчен аның авырлыгы бик аз? – табиб салкын тиеп килгән кызның гәүдәсенә игътибар итә. – Әйдәгез, гормоннарга анализ биреп карыйк. Таләп ителсә – эндокринологка җибәрермен.
Бер яшьлек оныгы белән әбисе керә. Аның карточкасына карап, педиатр гаҗәпкә кала: балага тиеш булган бер генә прививка да ясалмаган.
– Ни өчен? – дип кызыксына ул әбисеннән.
– Белмим, әнисе шулай карар иткән, – ди өлкән яшьтәге ханым.
– Педиатр эшендәге иң төп авырлык – ата-аналар белән уртак тел табу, – ди Юрьева, пациент артыннан ишек ябылгач. – Алар төрле-төрле. Берәүләре, бала белән табибка килеп, сәгатьләр буе аның хәлен сөйләп утырырга мөмкин. Бәгъзеләре сабый буылып ютәлли башлагач кына исенә килә. Кайбер ата-аналарны вакциналауга яисә дәвалануга күндерү авыр. Табиб күрсәтмәләре һәм процедураларына ышанмаулары кыен. Аннары өзлеккән балалар барыбер безгә эләгә. Әмма без әти-әниләр белән уртак тел табарга тырышабыз – бу безнең эшнең бер өлеше.
Юлия Юрьева балалар табиб-лары коллективына ике ел элек кушылган.
– Балаларны яратам, шуңа күрә педиатрияне сайладым, – ди кыз. – Гайрәтем чиккәне юк әле. Мөгаен, өлкән хезмәттәшләрем яхшы каршы алгангадыр: алар миңа өстән карамады. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торалар.
Без берничә участокта эшләргә мәҗбүр булдык – кемдер ялда, кемдер эштән китте. Минем өчен бу өстәмә тәҗрибә иде. Хәзер исә һәр участокның үз табибы.
Без табиб белән аралашкан арада кабинетка аларның янә берсе – яшь педиатр Алсу Шәфыйкова килеп керде. Карап торуга үзе дә бала кебек. Әмма аңардагы чәмлелек, җитезлек һәммәсенә дә җитәрлек.
Хезмәттәше табиб һөнәрен өлкән сыйныфларда укыганда гына сайласа, Шәфыйкова бервакытта да кем булырга дип баш ватмаган. Әлбәттә, педиатр булачак. Чөнки әнисе Светлана Рәшит кызы гомере буе педиатр, әтисе Рәфил Шәфыйков провизор булган. Димәк, медицинага кагылышлы әңгәмәләр, дарулар исеме, савыгып баручы балаларның һәм аларның әти-әниләренең шатлыклы күзләре аның тормышына ул укырга һәм язарга өйрәнгәнче үк килеп кергән. Югары уку йортын тәмамлагач, кайда эшләргә дигән сорау башына да кереп чыкмаган – фәкать кече ватанында!
– Педиатрия факуль-тетының бишенче курсында укыган сеңлем дә бирегә кайтырга җыена, – ди кыз. – Чөнки монда тәҗрибә туплау мөмкинлеге бар.
Тиздән балалар дәваханәсе яңа бинага күченәчәк.
– Әлбәттә, без моңа шат, – ди балалар дәваханәсе мөдире Клара Гыйздәтуллина. – Беренче чиратта моны балалары һәм аларның әти-әниләре бәяләячәк: биредә урын да күбрәк, медицина тикшеренүләренең камилрәк логистикасын да вәгъдә итәләр.
Яңа бина былтыр җәй федерациянең “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырылган “Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын оештыруны да кертеп, балалар сәламәтлеген саклау” проекты кысаларында төзелә башлады. Әле объектта эш төгәлләнү өстендә.
Шушы көннәрдә Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин бер төркем әни һәм бәбиләрне яңа дәваханәгә чакырды, аларга хәрәкәтләнү уңайлылыгын бәяләү өчен коридор һәм кабинетлар буйлап үтәргә тәкъдим итте. Алар бик канәгать калды. Чөнки яңа дәваханәдә балалар өчен уен төбәкләре, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен аерым блок (ишеге дә аерым) бар. Димәк, авыру һәм сәламәт балаларның юллары кисешми. Бу максатта сабый балалар өчен дә аерым блок бүленгән: анда бер айдан бер яшькәчә балаларны кабул итүче белгечләр урнашачак. Физиотерапия, тернәкләндерү өчен аерым блоклар каралган, шунда ук көндезге стационар урнашкан.
Дәваханәгә бару логистикасы да җентекле уйланылган. Баланың медицина картасын регистратурада эзләргә кирәкмәячәк, кабул итүгә язылганнан соң документ дәвалаучы табиб өстәлендә булачак. Табиб-педиатрлар, анык вакыт билгеләп, тар белгечләргә юллама бирәчәк һәм аннан ары нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатачак. Ата-аналарның бурычы – баланы билгеләнгән вакытка алып килү.
Медицина хезмәткәрләре бурычларының “кәгазь өлеше” шактый җиңеләячәк: һәр эш урынында компьютер куелачак, алар анализга юлламаны кулдан язмаячак – аны электрон төрдә рәсмиләштерү мөмкин булачак. Анализ нәтиҗәләре югалу яисә буталу ихтималы булмастыр, мөгаен: алар шундук компьютер базасына кертеләчәк, табибка исә анализларны күрү өчен баланың фамилиясен генә табарга кирәк булачак. 21 педиатрия участогында 24 педиатр һәм 22 тар белгеч эшләячәк.