Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 сентябрь 2019, 11:49

Прививка – вирустан саклану чарасы

Гадәттә кискен тын юллары авыруы гыйнвар-февральгә туры килә. Бу чорда вирус инфекциясе өлкәннәрне дә, балаларны да аяктан ега.

Авыручылар исәбенә эләкмәс өчен хәзердән үк прививка эшләтү зарур. Чөнки нәкъ вакцина әле чәмле булган грипп вирусы штаммаларыннан саклый.

Теләгән һәркем яшәү урыны буенча дәвалау оешмаларындагы прививка кабинетларында түләүсез прививка эшләтә ала. Вакциналау мәсьәләләре буенча 7-40-19, 7-41-09, 2-10-00, 2-10-05 телефоннары аша консультация алырга мөмкин.

Медицина хезмәткәрләре исегезгә төшерә, грипп – җитди авыру, ул ел саен дөньяда 500 меңгәчә кешенең гомерен өзә. Хәвеф төркемендә – йөкле хатыннар, кече яшьтәге балалар, өлкәннәр.
Читайте нас: