Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 сентябрь 2019, 07:00

Башкала дәваханәләрендә «Акыллы кабул итү» проекты гамәлгә ашырыла

Быелдан Башкортстанның биш дәваханәсе — 17нче, 13нче, 21нче шәһәр клиника дәваханәләрендә, Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә, Республика кардиология үзәгендә «Акыллы кабул итү» проекты гамәлгә ашырыла

Быелдан Башкортстанның биш дәваханәсе — 17нче, 13нче, 21нче шәһәр клиника дәваханәләрендә, Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә, Республика кардиология үзәгендә «Акыллы кабул итү» проекты гамәлгә ашырыла

Медицина оешмасы баш табибы Эльза Сыртланова әйтүенчә, «Акыллы кабул итү»нең мәйданы шартлы рәвештә өч зонага бүленә: яәшел, кызгылт сары һәм кызыл. Кызыл зонага авыр хәлдәге, операция һәм реанимация таләп ителгән пациентлар эләгә. Статистика буенча, андыйлар 10 %. Кызгылт сары зонага реанимация һәм ашыгыч ярдәм таләп ителгәннәр китерелә – 30%. Яшел зонага үзаллы атлый алган, гомеренә хәвеф янамаган пациентлар эләгә (60 процентлап). Сәламәтлек саклау министры вазифасын үтәүче Максим Забелин билгеләвенчә, «акыллы кабул итү бүлекчәсе»нең бәясе, әгәр өр-яңа булса, операция биналарын һәм авыр җиһазларны исәпкә алып, 500 миллионнан 1 миллиард сумгача тәшкил итү ихтимал, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» милли проекты кысаларында 13нче дәваханә җәй көне ике яңа портатив ультратавыш аппараты алган. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: