Башкортстанда эшкә сәләтле яшьтә үлемгә китерүче төп сәбәпләр арасында онкология – өченче урында. Күптән түгел Туймазыда рес-публика медицина профилактикасы үзәге белгечләре булып китте, “Яман шешне ничек булдырмаска?” темасына лекция укыды. Сәламәтлек чыганак-лары эзләү турында кызыклы әңгәмә булды бу.
– Төп хата – без балаларыбызны яшьтән сәламәтлеген кайгыртырга өйрәтмибез, – ди Республика медицина профилактикасы үзәге табибы Виктор Васильев. – Без аларны калак-чәнечкене дөрес тотарга, чүлмәк-горшокка пес итәргә өйрәтәбез, әмма гади сәламәт тормыш рәвеше кагыйдәләренә түгел. Табигать кешегә кимендә 150 ел гомер исәпләгән, югыйсә. Өстәвенә, галимнәр күптән раслаган: гомер озынлыгының 10 проценты медицина ярдәме күрсәтүгә, 10% – нәселдәнлеккә, 15 проценты экологиягә бәйле. Һәм тоташ 65 проценты – безнең тормыш рәвешенә!
– Яман шеш барлыкка килү дә шуңа бәйлеме?
– Әйе. Ул тетрәнеш, даруларны дөрес кулланмау, химия кушылган ризык, артык күп ашау, аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Организм күзәнәкләре даими яңарып тора. Яңару тизрәк барган әгъзада яңа, җитлегеп бетмәгән күзәнәкләр булырга мөмкин. Алар үз бурычын үтәми, һәм организм яңадан-яңа шундый күзәнәкләр барлыкка китерә. Шул рәвешле яман шеш пәйда була. Күзәнәк үсешенә артык күп ультрашәмәхә, химия матдәләре, иммунитет какшау да комачауларга мөмкин.
– Тетрәнеш онко-логиягә ни рәвешле бәйле?
– Нәселемдә озын гомерлеләр байтак. Тутам һәм абзыйларым 102-107 яшькә, әбиләрем 99-100 яшькә кадәр яшәде. Һәм бу сугышлар, ачлык, авыр хезмәтне кичергән буын вәкилләре. Аның каравы, аларның бу мәсьәләләрне күпертеп утырырга вакыты булмаган. Яшәү белән үлем арасында көн күргән алар. Үзләрен кыерсытучылар белән хәтта уйда да бәхәскә кермәгән. Шуңа күрә пациентларыма һәрчак әйтәм: сез теләгәнчә бармаса да, теләсә нинди хәл-вакыйганы онытырга тырышыгыз. Беренчедән, иң мөһиме – сәламәтлек. Икенчедән, салкын канлылык мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә ярдәм итәчәк.
– Сәбәпләрнең кайсы куркынычрак?
– Хәмер куллану һәм тәмәке тарту. Үпкә яман шеше белән авыручы унбер кешенең унысы – тәмәке тартучылар. Зарарлы гадәтләргә үз-үзеңне яратмауны да кертер идем.
– Әмма без үзебезне яратырга тырышабыз...
– Чүпрәк һәм бизәнгечләр сатып алу, ботокс кадатуны үз-үзеңне яратуга исәпләмим мин. Үзеңне ярату – димәк, организмыңа колак салу һәм чак кына тайпылыш булганда да, тикшеренергә бару. Башлангыч чорында ачыкланса, онкологияне җиңәргә була. Киңәшем катгый: табибларга йөрегез, диспансерлаштыру үтегез!
Кызганычка, сөт бизләре яман шеше белән авыручылар саны ел саен 1 процентка арта. Ил күләмендә бу – 60 мең кеше! Гүзәл затлар, көзгегә караганда нигә түшегездәге үзгәрешләргә игътибар итмисез?! Чөнки янгынны сүндереп, яңадан төзегәнче, аны булдырмау җиңелрәк ич.
Артык күп ашау яисә ач тору, аз хәрәкәтләнү дә – начар гадәт. Берничә гади кагыйдәне үтәү – иртән кайнар аш, төшкә – тук-лыклы, кичкә җиңелчә аш ашау һәм йокларга 2-3 сәгать кала җиңелчә капкалау да җитә. Шикәр һәм тозны күп кулланмагыз – табигый ризыкларда алар җитәрлек күләмдә. Бер үк вакытта ашагыз, ял һәм бәйрәм көннәрендә ашау белән артык мавыкмагыз. Ризыкны яхшылап чәйнәгез, чөнки ашказанына чәйнәлгән азыкны эшкәртү җиңелрәк.
Никадәр күбрәк ашасагыз, шулкадәр хәрәкәтләнегез. “Ягулык” файдага китәргә тиеш.