Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 июль 2019, 13:19

Тәҗрибәле химиотерапевт: “Пациентлар арасында 30 яше дә тулмаган хатын-кызларны күрсәм – елыйсы килә. Күпләре үзләре яман шешне 4нче стадиягә кадәр җиткергән”

Республика онкология һәм медицина радиологиясе фән-тәҗрибә үзәгенең химиотерапия төркеме җитәкчесе Эдвард Жаврид белән әңгәмә күптән түгел “Комсомольская правда” гәзитендә басылды.

Республика онкология һәм медицина радиологиясе фән-тәҗрибә үзәгенең химиотерапия төркеме җитәкчесе Эдвард Жаврид белән әңгәмә күптән түгел “Комсомольская правда” гәзитендә басылды. Мәкаләдә профессор онкология авыруларын дәвалауда һәм яман шеш барлыкка килү сәбәпләрен ачыклаудагы яңалыклар турында бәян итә. Безнең рес-публикада онкология җитди мәсьәлә булып кала. Табиб биргән киңәшләр туймазылыларны сәламәтлеген саклауда анык адым ясарга мәҗбүр итәр дип ышанабыз.

– Эдвард Антонович, сез кимендә ярты гасыр онкология хезмәтендә. Дәвалау ысуллары һәм авыру үзе үзгәрдеме?

– Табиб булып эшли башлаганда яман шешне дәвалауның төп ысуллары операция һәм нурланыш иде. Берничә генә дару бар иде, хәзер алар кимендә 200. Элек яман шешнең кайбер төрендә, мәсәлән, лимфома очрагында, пациентлар 100 процент диярлек һәлак булды. Хәзер элекке пациентларның күбесе өйләнә, кияүгә чыга, балалары була.

Әмма, кызганычка, менә-менә ракны 100% дәвалау мөмкинлеге бирүче дарулар пәйда булачак дип ышанырга нигез юк. Аны башлангыч чорында ук ачыклаганда гына тулысынча дәваларга мөмкин булачак.

Һәркемнең туган көне була – димәк, якын кешегезгә дөрес медицина тикшерүе үтсен өчен сәламәтлек сертификаты бүләк итегез. Терапевт, дерматолог (хәзер меланома очрагы күп – кеше бу хакта белмичә, кояшта кызына), невролог, лор, стоматологка барсын. Хатын-кызлар – мотлак елына бер тапкыр гинекологка, маммологка. 40 яшьтән соң барыгыз да – корсак куышлыгы әгъзалары УЗИена. Флюорограмма яисә үпкәләргә түбән дозалы компьютер томографиясе мотлак. Агымдагы ел дәвамында бу кешедә авырулар ачыкланмаячагын 100% дәлилли бу.

Сөт бизе, аналык муенсасы, тире, авыз куышлыгының лайлалы тышчасы яман шешен башлангыч чорында билгели алмыйбыз. Бу үкенечле. Соңгы чиккә җиткән авырулар күпме! 40-45 яшьлек һәр хатын-кыз даими маммография үтәргә тиеш. Анализ түләүсез, алар үтми.

– Бәлки, нурланыштан куркалардыр?

– Маммография нәтиҗәләрен яман шеш белән чагыштырырлык түгел. Колоректаль, юан эчәк яман шеше гаять күп. Ул колоноскопия вакытында арынырга мөмкин булган полиптан барлыкка килә. Алардан вакытында арынсаң, яман шешкә китермәячәк. Авыруларны карап-тикшереп йөргәндә (бездә 30 яше дә тулмаган хатын-кызлар ята) елыйсы килә хәтта. Аларда 4нче дәрәҗәдәге аналык муенсасы яман шеше. Еллар дәвамында гинекологка күренмичә, шушы хәлгә калган алар.

– Нәселдәнлек буенча күчүче яман шешме бу?

– Һич юк. Андый яман шеш бик аз: күкәйлекләр, юан эчәк, сөт бизе яман шеше – соңгысы нибары 10%. Һәм яман шешнең бу төрләре үсеш алмый дип раслау мөмкин түгел. Яман шешнең башкалары – спорадик (очраклы – ред.), алар күбрәк.

– Күп очракта кеше үзен начар хис итә – арыганлык, хәлсезлек. Мәсьәләнең җитди булуын ничек аңларга?

– Канның тулы һәм биохимия анализын, бәвел анализын тапшырыгыз. Алар яман шешне ачыкламый, әмма шикәр күләме югары булуын, диабетны күрсәтә. Яисә гать күп ферментлар һәм бавыр авыруын ачык-лый аласыз.

СССР чорында бар кеше дә флюорографияне мәҗбүри үтә иде. Бүген флюорография элеккечә түгел, хәзер ул аз микъдарле, үпкәләр сурәте исә компьютер томографиясендәге кебек югары сыйфатлы. Аны мотлак үтәргә кирәк.

– Рәсми медицина ярдәм итә алмаганда кешеләр халык медицинасына мөрәҗәгать итә.

– Ул ярдәм иткән бер генә авыруны да күргәнем булмады. Әмма шуңа гына таянган авыруларның һәлак булуын күрдем.

– Сезнеңчә, яман шеш барлыкка килүнең сәбәпләре нәрсәдә?

– Алар билгеле: 20% тәмәке тартуга бәйле. Хәмер куллану да яман шешкә китерә. Шуңа өстәп, артык авырлык, аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, үсемлек ризыгының, табигый витаминнарның аз булуы. Һәм күпмедер дәрәҗәдә – канцерогеннар – асбест корылмалар, йорт нигезләре – еллар дәвамында кешенең үпкәсендә яман шеш барлыкка китерә. Сөт бизләрендә яман шеш барлыкка килүгә тискәре кичерешләр сәбәпче.

Бүген ике сәбәп үлемгә китерә: йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм яман шеш. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат булган кеше турында барысын да йөрәгенә якын ала иде диләр, нигә яман шешле авырулар турында күп эчкән, тарткан, артык ашаган дип әйтмиләр соң? Әлбәттә, алар исәбендә сәламәт тормыш тарафдарлары да бар, әмма яман шеш аларны яшьли алып киткән. Әмма андыйлар күп түгел.

Татьяна Шахнович.


Читайте нас: