Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 июль 2019, 11:53

Авыллар буйлап автопоезд йөри

Районның биш авылы халкы тикшерү үтәчәк

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” чарасы кысаларында республикада төрле медицина җиһазы урнаштырылган 5 автопоезд эшләячәк.

Күчмә сәламәтлек үзәкләрендә медицина тикшерүе, шул исәптән маммография һәм флюорография үтәргә, ашыгыч медицина ярдәме һәм белгечләр киңәше алырга мөмкин булачак.

29 июньнән 11 июльгә кадәр аларның берсе безнең районда эшләячәк.

29 июнь-1 июльдә – Кандрада;

2-4 июльдә – Собханкулда;

5-7 июльдә – Серафимовкада;

8-9 июльдә – Түбән Троицкийда;

10-11 июльдә Карамалы-Гобәйдә.

8.00 сәгатьтә эшли башлый.
Читайте нас: